Интервью BBC World Service: Талия Миңнуллина миллиардлы аудиториягә Татарстанның инвестицион потенциалы турында сөйләде

2015 елның 19 октябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Би-би-си (BBC World Service) Бөтендөнья хезмәтенең сорауларына җавап бирде.
BBC World Service бөтен дөнья буенча диярлек кыска дулкыннарда һәм FM, MW диапазоннарында, аналог һәм цифрлы форматта, иярченнәр һәм интернет аша 28 телдә яңалык һәм дискуссион тапшыруларны трансляцияләүче иң зур Британия радиотапшыру хезмәте.
Корпорация журналистлары Россия һәм КХРның аралашуы турында репортажлар сериясен булдыралар, тур кысаларында Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Татарстанда булдылар.
Джэки Ксингның бер сәгатьлек интервью барышында Талия Миңнуллина Кытайдан инвесторларны җәлеп итү, Татарстан һәм КХР провинциясе (Сычуань, Хэйлунцзя́н һәм СУАР) бердәм проектлары, Мәскәү-Казан Югары тизлекле магистраль, “Европа-Көнбатыш Кытай” транспорт коридоры, Татарстанда үсеш алган мәйданнары һәм бизнес алып бару шартлары турында сорауларга җавап бирде.
Мәсәлән, җитәкче HAIER югары технологияле корпорациясенең инвестицион проекты, Агросәнәгать комплексы үсешенең Татарстан-Кытай фондын (Татарстан-Кытай агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру, Россия-Кытай экспо һәм хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләре турында сөйләде.
Интервью 2015 елның IV кварталында чыгачак.
 
Белешмә
Британия киңтапшыручы корпора́ция, «Би-би-си́» (инглизчә BritishBroadcastingCorporation, BBC) – Британиянең радио-, интернет- һәм телевизион тапшыру комплексы. 1922 елда барлыкка килде.
Медиакорпорация эчке һәм тышкы радио-, интернет- һәм телевизион тапшыруны алып бара. Корпорация дәүләт ММЧ булып тормый, ә инглиз патшасы билгеләүче 12 попечительдән торучы контроль советы белән җәмгыяви оешма булып тора.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте, Искәндәр Әхмәдов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International