21 октябрьдә “Алабуга” МИЗда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм "3M Россия" башлыгы Роберт Николс дөнья брендының “3М Волга” яңа заводы эшен башлауга символик старт бирделәр.
ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина:
“Без бу көнне 7 ел көттек. (беренче сөйләшүләрне Талия Миңнуллина ТР Икътисад министрлыгының инвест эшчәнлек бүлегенең белгече рәвешендә әзерләде - искәрмә).
2013 елда беренче таш куелды, ә бүген завод инде югары технологияле продукцияне - “Себер көче” (рус. “Сила Сибири”), “Төркия ташкыны (рус. “Турецкий поток”), “Урта Азия-Кытай” (рус. “Средняя Азия-Китай”) дөнья дәрәҗәдәге нефть һәм газ проектларын тормышка ашыруда кирәк булган Scotchkote сыек коррозиягә чыдам капламалар җитештерә. Церемония “Тормышка ашырылган фән” слоган астында үтүе очраклы түгел. Татарстанда тормышны яхшыртучы технологияләргә шат”.
Елга күәте 2,5 млн. литр булачак җитештерү линиясе компаниягә якын вакытта локаль җитештерүнең продукциясе - Scotchkote эпоксид полимер капламасы белән Россия базарын тулысынча тәэмин итергә мөмкинлек бирәчәк. Россиядә Scotchkote капламаларын җитештерүен урнаштыруда 3М компаниясе җитәкчелеге инвестицион климатны яхшырту һәм сәнәгать өлкәләрен технологик җиһазландырырга һәм модернизацияләргә мөмкинлек бирүче заманча технологияләрне Россиягә күчерү буенча РФ Хөкүмәтенең планнарын исәпкә ала.
Scotchkote эпоксид полимер капламалар Россия базарында кирәклеген күрә һәм торбаларны җитештерүдә технологик процессларында, нефть һәм газ үткәргечләрен ремонтлау һәм яңартуда кулланыла. Җитештерү линиясе бөтен таләпләргә туры килгән, заводта башлап җибәрү һәм тикшерү эшләре үтте, продукция партияләрен чыгару буенча беренче тикшерүләр узды.
Чара барышында 3М төп товарларны тәкъдим итте. Мәсәлән, юешләтми торган сыеклык. “Су” тулган стаканда смартфон ятты, ул анда үз режимында яхшы эшләде. “Тылсымлы сыеклык” NOVEC пожарга каршы саклануда кулланыла, аеруча компьютер техникасы һәм мобиль җиһазларда.
“Без бүген импорт алмаштыру турында сөйлибез. Бу эшханәдә җитештерүче продукция безнең нефтехимиклар, газ һәм нефть өлкәсендә эшләүчеләр өчен бик кирәк. 3М компаниясенең товарлары бик кирәк булачак дип ышанам”, - дип ТР Президенты ассызыклады. Алдагы көннәрдә башка юнәлешләрдә хезмәттәшлекне дәвам итергә мөмкин: машина төзелеше, оптик сүс, сәламәтлек саклау һәм башкалар дип Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
“Без беренче линиясен башлап җибәрәбез. Алдагы вакытта җитештерү күләмнәрен арттыру һәм продукция ассортиментын киңәйтү өстендә эшләргә планлаштырабыз”, - дип Роберт Николс белдерде.
Топ-менеджер Татарстан Президентын һәм Хөкүмәткә проектны тормышка ашыруда күпьяклы ярдәм итү өчен рәхмәтләде. Проектны бөтен стадияләрдә ТР ИҮА – җитәкчесе Хөкүмәт составына керүче дәүләт орган алып бара.
НИГӘ 3М РОССИЯДӘ БАШЛАП ҖИБӘРҮ МӘЙДАНЫ РӘВЕШЕНДӘ ТАТАРСТАННЫ САЙЛАДЫ?
“Проектны тормышка ашыру өчен мәйданны сайлауда төп факторлар булып Татарстан хөкүмәте, аеруча Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, шулай ук “Алабуга” МИЗ җитәкчелеге күрсәткән ярдәм, таможня һәм салым өстенлекләре, үсеш алган инфраструктура булды”, - 2015 елның июнендә үткән ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина белән очрашуда Роберт Николс әйтте.
Шулай ук Николс әфәнде ассызыклаганча, Россия компания өчен приоритетлы һәм перспектив базар булып тора, 3М Россиядә Татарстан Республикасында җитештерүенә нигезләнеп этаплы локализацияләү буенча үз бизнесын үстерергә планлаштыра.
Белешмә
3М компаниясе – утыздан артык электроника, энергетика, сәламәтлек саклау, куркынычсызлык, сәнәгать өлкәләрендә бизнес-юнәлешләрне берләштерүче халыкара җитештерүче корпорация. Компаниянең сатулар күләме елга 30 млрд. доллар тәшкил итә, барлыгы корпорациядә 70 илдә 88 мең кеше эшли.
3М компаниясенә биш эшмәкәр Ту Харборс шәһәрендә (штат Минессота, АКШ) 1902 елда нигез салды.
Корпорациянең юнәлешләре арасында - телекоммуникацион системалар һәм электротехник әйберләр, фармацевтика һәм сәламәтлек саклау, сәнәгать өчен материаллар, куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен материаллар һәм әйберләр.
Респираторлар һәм коррозиягә каршы капламалар компаниянең стоматологик продукциясе белән бергә Россиянең продуктлар базарында иң кирәк әйберләрнең өчлегенә керәләр.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте