Бүген Пекинда Россия-Кытай фондын булдыру турында билгеле булды, фондтан Татарсатан-Кытай агросәнәгать комплексы үсеше фондының финанс пулына 100 миллион доллар биреләчәк.
Моның турында бүген КХР башкаласында үтүче COIFair 2015 Кытай чит ил инвестицияләре ярминкәсенең 7-нче сессиясе барышында билгеле булды.
“10 млрд доллар капиталы белән Кытай инвестицион фонды нигез кебек булачак: аның нигезендә 2 фонд барлыкка киләчәк. Аларның берсе – Кытай-Аргентина фонды.
Иң мөһим – 3 млрд доллар зурлыктагы Россия-Кытай инвестицион фонды. Аңардан 100 млн. доллар Татарсатан-Кытай агросәнәгать комплексы үсеше фондына биреләчәк дип карар ителде. Алдагы вакытта финанслауны арттыру планлаштырыла”, - дип COIFair 2015 тә катнашучы Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы (ТР ИҮА) җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
“ТР ИҮА Татарстан районнары белән бергә инвестицион тәкъдимнәр реестрын формалаштыра, шуннан без Кытай ягына финанслау өчен проектларны күрсәтәбез. Хәзерге көнгә акча биреләчәк инвестицион проектларның критерияләрне уйлап табу өстендә эш бара”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе билгели.
Элек, 12 октябрьдә Харбинда Татарсатан-Кытай агросәнәгать комплексы үсеше фондын (Татарсатан-Кытай агросәнәгать инвестицион фонды) булдыру турында килешүгә кул куелды.
Документка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Jinggong International Group Co. LTD компаниясенең Башкарма директоры Лю Хуаньлин имзаларын куйдылар.
Пулның 90% Кытай ягы тулыландырачак, 10% Татарстан ягыннан киләчәк.
Мәсәлән, үсемлекчелек, ашлык, кукуруза үстерү, авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү, терлекчелек, ашлык амбарын төзүдә бердәм проектлар тормышка ашырылачак. Сүз АСКда югары һәм экологик чиста технологияләр турында бара.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте