Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Кытай Халык Республикасының алда баручы ММЧ - Кытайның Үзәк телевидениесы һәм Халыкара радиога интервью бирде.
ТР Министрлар Кабинеты әгъзасы журналистларның сорауларына Пекинда 22-23 октябрьдә үтүче Кытайның Чит ил Инвестицияләре ярминкәсенең (COIFair 2015) 7-нче сессиясе барышында җавап бирде.
Талия Миңнуллина Татарстан һәм Кытайның Россия-Кытай мөнәсәбәтләре кысаларында интенсив инвестицион хезмәттәшлеге турында сөйләде.
Дөнья дәрәҗәдәге проект – Мәскәү-Казан Югары тизлекле магистраль, Евразия икътисади берләшмәсенең интеграциясе һәм Россия һәм Кытай лидерлары килешкән Ефән Юлының Икътисади поясы проектын тормышка ашыруда Татарстан актив катнаша дип Татарстан делегациясе башлыгы ассызыклады.
Шулай ук Талия Миңнуллина Татарстанда Яр Чаллыда суыткыч һәм башка җиһаз җитештерүен урнаштыручы HAIER, башка проектлар турында сөйләде.
Кытайның Үзәк телевидениесы (CC TV) – КХР территориясендә төп телетапшыручысы, аның аудиториясе миллиардтан артык кеше тәшкил итә. ТВ-группа составына төрле темадагы 20 дән артык канал керә, алар кытай, инглиз, испан, француз һәм рус телендә Кытайда һәм чит илләрдә тапшырулар аалып бара.
Кытайның Халыкара радиосы (CRI) – Пекинда урнашкан Кытайның халыкара дәүләт радиостанциясе, ул кыска һәм уртача дулкыннарда, FM, спутник һәм Интернет аша тапшыра. Бүгенге көнгә ул дөньяда иң зур медиаоешмаларның берсе булып тора, ул радиопрограммаларны гына түгел, телетапшырулар һәм бастырулар, мобиль һәм Интернет тапшырулар алып бара. Кытайның Халыкара радиосы 62 телдә тапшыра, аның 40 чит ил корреспондент пунктлары һәм вәкилләре бар.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте