Мәскәүдә ТР ИҮА һәм Исраил-Россия эшлекле советы арасында Россия-Исраил хөкүмәтара комиссиясендә килешүгә кул куелды

2015 елның 28 октябре, чәршәмбе

Бүген 28 октябрьдә Мәскәүдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Исраил-Россия эшлекле советы –Исраил Дәүләте һәм Россия Федерациясе компанияләре һәм оешмалары арасында хезмәттәшлекнең уңай шартлары һәм туры эшлекле контактларны урнаштыру максаты булган мөһим сәяси булмаган җәмгыяви оешма арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Исраил-Россия эшлекле советы рәисе Теймураз Хихинашвили (Бен Йегуда) акт астына имзаларын куйдылар.

Церемония “Ачык инновацияләр” IV Мәскәү халыкара форумы кысаларында үткән сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Исраил (хөкүмәтара) комиссиясенең 12-нче утырышы барышында узды. Комиссияне аның рәисләре - Россия Федерациясе Хөкүмәте рәисенең урынбасары Аркадий Дворкович һәм Иерусалим эшләре һәм Абсорбция (яңа гражданнарның яһүдләр җәмгыятенә кертү) һәм Исраил Дәүләтенең диаспоры министры Зеэв Элькин үткәрделәр.

ТР ИҮА белән килешү хөкүмәтара комиссиясенең утырышы кысаларында Россия Федерациясе субъектының дәүләт органы белән бердәнбер килешү булып торды: башка килешүләр федераль органнар һәм федераль һәм халыкара дәрәҗәдәге оешмалар белән булдылар.

Шулай, туризм өлкәсендә хезмәттәшлек турында Россия Федерациясе Хөкүмәте һәм Исраил Дәүләте Хөкүмәте арасында Килешүне тормышка ашыру буенча 2016-2018 еллар периодына бердәм эшләр программасы, Россия-Исраил эшлекле советы һәм Исраил-Россия эшлекле советы арасында килешү, РФ Мәдәният министрлыгы һәм Исраил Чит ил эшләре министрлыгы арасында үзара аңлашканлык турында меморандум, сәүдә-икътисади хезмәттәшлек буенча Россия-Исраил (хөкүмәтара) комиссиясенең 12-нче утырышының Нәтиҗәле протокол булдырылды.

Иерусалим эшләре һәм Абсорбция (яңа гражданнарның яһүдләр җәмгыятенә кертү) һәм Исраил Дәүләтенең диаспоры министры Зеэв Элькин ассызыклаганча, Россия-Исраил мөнәсәбәтләрендә Татарстан махсус роль уйный: Мәскәүдә генә түгел, регионнарда да эшләргә кирәк, монңа Татарстанның актив эше күренә.

 

Перспектив өлкәләр һәм ачык сәүдә зонасы

Утырыш барышында ассызыклаганча, хезмәттәшлекнең перспектив өлкәләре арасында авыл хуҗалыгы, фармакология, медицина җиһазларын җитештерү, фәнни тикшеренүләр, IT-секторында стартаплар һәм башкаларны атарга була.

Министр Элькин билгели: “Бергә бер очрашулар уңыш юлына алып бара. Безнең икътисадлар конкуренция алып бармыйлар, ә бер-берсен тулыландыралар”.

Искә төшерик, Исраил Евразия икътисади берләшмәсе (ЕИБ) белән ачык сәүдә зонасын булдырырга планлаштыра: аның турында сөйләшүләр 2016 елның башында башланачак. Сөйләшүләрне башлап җибәрү турында Бурабайда (Казакъстан) 16 октябрьдә үткән ЕИБ саммитында карар ителде. Әлеге мәсьәләдә яхшы динамика бар дип вице-премьер Аркадий Дворкович комиссия утырышы барышында билгеләде.

Хәзерге көнгә ике ил арасында товар әйләнеше 3 миллиард доллар тәшкил итә, Евразия икътисади берләшмәсенең (ЕИБ) ачык сәүдә зонасын булдыру турында килешү барлыкка килсә, хезмәттәшлек өчен яңа өлкәләр ачылачак, анда Татарстан үз урынын алачак.


ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International