Татарстан Республикасының “Сетевая компания” ААҖ “Проектлы Олимп” дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән профессиональ идарә итү конкурсында җиңүчеләр арасында булды. Ярышларны Россия Хөкүмәте карамагындагы Аналитик үзәге үткәрә һәм, шулай ук, ил һәм регионнарның инвестицион сөйкемлелеген арттыру аспектында проектлы идарә итү институтын үстерүгә юнәлгән. Бүләк бирү тантаналы церемониясе “Дәүләт секторында проектлы идарә итүен куллану тәҗрибәсе” конференциясе кысаларында узды. Чарада ТР ИҮА вәкилләре катнаштылар.
Бүләк бирү церемониясе вакытында сәхнәгә ярышның 42 оешма-финалистлар вәкилләре менде. Барлык чарада дәүләт секторының 100 оешмасы катнашты.
Татарстан компаниясе “Комплекслы проект белән идарә итү системасы” номинациясендә 2-нче урын алды, 1-нче урынны “Россия Саклык банкы” һәм “Росатом” атом энергиясе буенча капитал кертүләр программасы идарәсе кебек “федераль титаннар” бүлделәр.
Җиңүчеләрне ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина котлый:
“Сетевая компания” ААҖ төп функцияләре электр энергиясен тапшыру һәм бүлү, яңа кулланучыларны кертү өчен шартлар булдыру булып тора. Ә бу – инвестицион проектларны тормышка ашыру, яңа җитештерүләрне булдыруда иң мөһим мәсьәләләрнең берсе.
Шуңа күрә абруйлы ярышта “Комплекслы проект белән идарә итү системасы” номинациясендә уңыш компания һәм бөтен республиканың энергия белән тәэмин итү кебек мөһим эштә югары бәя булып тора. Тизлек һәм сыйфат – Бу Татарстан турында.
Без дәүләт секторында проектлы эшчәнлек белән профессиональ идарә итүнең төп тәҗрибәсен инвесторлар белән эшне яхшырту өчен җентекләп өйрәнәчәкбез”.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте