Rockwool делегациясе ТР Хөкүмәт Йортында

2015 елның 3 ноябре, сишәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов "Rockwool International" компанияләр төркемнәре президенты Йенс Биргерссон белән очрашты. ТР Хөкүмәте йортында узган очрашуда ТР Министрлар Кабинеты әгъзалары, "Rockwool Russia" генераль директоры Марина Потокер, "Rockwool Russia" сатулар буенча директоры Максим Тарасов, "Роквул Волга" заводы идарәчесе Максим Васильев һәм башкалар катнашты.

Инвестор 2012 елда “Алабуга” МИЗ территориясендә завод ачты, анда дөньяда таш ватасын җитештерү буенча көчле линия урнашты, ул елга 110 мең тонн күләмдәге продукция чыгара ала. Завод төзелешенә инвестицияләр күләме Rockwool өчен иң зур булган 150 млн. доллар тәшкил итте.

Очрашуны ачып, Татарстан Президенты, бу компания республикада тормышка ашырган проект инновацион, уңышлы һәм республикада гамәлгә куела торган энергияне саклау стратегиясенә яхшы туры килә, дип билгеләп үтте. Гомумән алганда, Татарстанның бу компанияләр белән хезмәттәшлеге уңышлы бара, "Rockwool", "Danfoss" кебек компанияләр белән уртак проектлар шул хакта сөйли дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады.

"Бу проектны уңышлы дип саныйбыз һәм башка инвесторларга үрнәк итеп күрсәтәбез", - диде Рөстәм Миңнеханов "Алабуга" МИЗ дагы "Rockwool" заводы турында. Бу проект кысаларында компания билгеләнгән инвестицияләр күләмен арттырды һәм планлаштырылганнан күбрәк эш урыннары булдырды. ТР Президенты ассызыклаганча, республика җитәкчелеге үз вәкаләтләре һәм мөмкинлекләре кысаларында Татарстанда "Rockwool" компаниясенең бизнесын үстерергә ярдәм итәргә әзер.

Йенс Биргерссон, үз чиратында, ТР Президентына проектны тормышка ашыруда уңай шартлар тудырган өчен рәхмәт белдерде. Аның сүзләренә караганда, Татарстандагы завод - "Rockwool International" компаниясенең иң зур һәм югары технологияле предприятиеләрнең берсе һәм компания аны үстерү белән кызыксына.

Йенс Биргерссон ассызыклаганча, сәяси факторлар китереп чыгарган билгеле катлаулылыкларга карамастан, Россия компания өчен иң мөһим базарларның берсе булып кала.

"Катлаулылыклар бездән түгел, ә сезнең сәясәтчеләр гаебе белән туа. Россия инвесторларга карата үз мөнәсәбәтен үзгәртмәде. Без сезнең сәясәтчеләргә карамыйбыз һәм шулай ук безнең элемтәләргә җаваплы карауны дәвам итәбез", - дип ассызыклады, үз чиратында, Рөстәм Миңнеханов.

"Безнең бизнесның Россиядә янә үсә башлавын түземсезлек белән көтәбез. Бу базардан китәргә ниятебез юк. Үсеш башлангач та без киңәйтү стартегиясен дәвам итәчәкбез", - диде Йенс Биргерссон.

"Rockwool" продуктлары "Татнефтехиминвест-холдинг" утырышы кысаларында  презентацияләнәчәк дип тәкъдим ителде.

 

Белешмә

Rockwool International таш ватасы нигезендә янмый торган изоляцион материаллар җитештерү өлкәсендә дөнья лидеры булып тора. Компанияләр төркеменең хезмәткәрләр саны 35 илдә 11 меңнән артык белгеч дип санала. Компаниянең үзәк офисы Хедехусенда (Дания) урнаша.

 

“Татар-информ” ИА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International