Россия Хөкүмәте “Мәскәү-Казан” ЮТМ турында яңа карар чыгарды: 3,5 сәгать эчендә республика башкаласыннан ил башкаласына кадәр

2015 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Бүген 5 ноябрьдә Россия Хөкүмәтенең рәсми сайтында “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистральне төзү проектын тормышка ашыруга әзерләнү буенча чаралар комплексын үз эченә алучы карар чыкты.

“Тимер юл транспорты инфраструктура объектларын төзү өчен территорияләрне әзерләү буенча эшләр комплексы төзелешнең аерым этабы булып тора. Бу инвестицион һәм төзелеш циклларның дәвамын киметергә, заманча технологияләр һәм идарә күнекмәләре булган чит ил һәм ватан оешмларын югары тизлекле транспорт инфраструктурасы төзелешенә аукционнарда һәм конкурсларда катнашу өчен җәлеп итергә мөмкинлек бирәчәк. Кертелгән үзгәрешләр инженер табуларын үткәрү, территорияләрне межларга һәм планлаштыру проектлары һәм “Мәскәү-Казан” югары тизлекле магистральне төзү проектының документацияләрен уйлап табырга мөмкинлек бирәчәк дип 2015 елның 27 октябренән №1147 Карарына аңлатмасында билгеләнә.

 

ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллинаның аңлатмасы:

“Мәскәү-Казан” ЮТМ кебек масштаблы проектын тормышка ашыру берничә өлкәләрдә үзгәртүләргә китерәчәк.

ЮТМ ярдәмендә Мәскәү һәм Казан арасында юл дәвамы 4 тапкырга кимечәк: 14 сәгатьтән 3,5 сәгатькә кадәр, РТЮ мәгълүматы буенча 370 мең эш урыны барлыкка киләчәк.

Зур үзгәрешләр норматив-хокук өлкәсендә дә булачак. Нәкъ ЮТМ проекты ДХП турында федераль хокук, канун актлары, алар арасында Хөкүмәт карарларын кабул итү өчен импульс булуы сер түгел. Проектны тормышка ашыруның мөһим катнашучысы Татарстан Республикасы булып тора, анда шулаай ук ДХП турында канунда һәм кайбер башка өлкәләрдә үзгәрешләр әзерләнелә”.

Бу моментка кадәр тимер юл транспорты инфраструктура объектларын төзү өчен территорияләрне әзерләү буенча эшләр комплексы төзелешен аерым этабына күчергә мөмкинлек булмады.

Шул ук вакытта бу төзелеш өчен алачак җир участоклары һәм милек хуҗалар саны күп булган, төзелеш зонасыннан  инженер элемтәләрен чыгару белән зур торак пунктлары территориясендә тормышка ашыручы  масштаблы, капиталы зур булган, техник һәм технологик авыр инфраструктур проектларны тормышка ашыруда әһәмиятле була.

Элек 2008 елның 16 февраленнән №87 Хөкүмәт карары проектлы документация һәм аның эчтәлегенә таләпләр турында Кагыйдәләр расланды (алда – Кагыйдәләр).

Яңа кул куелган карар Кагыйдәләрне  кадәр тимер юл транспорты инфраструктура объектлары (шулай ук югары тизлекле) мөнәсәбәтендә төзелеш этабы дип төзелеш территорияләрен әзерләү буенча эшләр комплексы аңлашыла. Әлеге эшләр тимер юл транспорты инфраструктурасын урнаштыру өчен җир участокларын алу, җир участоклары белән идарә итү һәм куллануның хокукларын рәсмиләштерү, биналарны җимерү, инженер элемтәләрен күчерү, археологик казулар үткәрү һәм башка эшләрне үз эченә ала.

Кагыйдәләргә инженер табулар нәтиҗәләре һәм проектлы документацияне дәүләт тикшерүен үткәрү һәм оештыру турында туры килүче үзгәрешләр кертелә (2007 елның 5 мартыннан №145 Хөкүмәт карары).

Территорияләрне әзерләү буенча эшләр комплексы төзелешен аерым этапка чыгару бары тик әлеге эшләр комплексын башкаруга проектлы документация булдырырга һәм тимер юл транспорты инфраструктура объектларын төзү буенча  эшләр өчен территорияләрне тулысынча әзерләргә мөмкинлек бирәчәк.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International