Татарстан делегациясе Гагауз халыкара инвестицион форумында катнашты

2015 елның 9 ноябре, дүшәмбе

6-7 ноябрьдә Комрат шәһәрендә (Гагаузия автономиясе, Молдова) I Гагауз халыкара инвестицион форумы узды, анда Россия, Төркия, Белоруссия, Эстония, Румыния эшлекле даирәләре вәкилләре катнашты.
2015 елның сентябрендә Казанга килгән Гагаузия башканы (башлыгы) Ирина Влах чакыруы буенча форумда Татарстан Республикасының делегациясе катнашты, аңа дәүләт органнары һәм бизнес-оешмалар вәкилләре керде.
Татарстан делегациясе белән киңәйтелгән очрашу кысаларында башкан автономиянең Россия регионнары белән элемтәләр мөһимлеген ассызыклады һәм Татарстан автономиянең хезмәттәшлек турында килешү булган Россиянең тугыз регионнарның берсе булуын билгеләде.
Үткән инвестицион форумда Россия Федерациясеннән партнерлар күп булды. Форумның беренче көнендә без Краснодар өлкәсе белән хезмәттәшлек турында килешү булдырдык – бу бездә стратегик мөнәсәбәтләр булган Россиянең тугызынчы регион булып тора. Күптән түгел без Казанга визит белән килдек, анда Татарстан президенты, хөкүмәт әгъзалары белән очраштык. Безнең хезмәттәшлек потенциалы тулысынча ачылмаган дип әйтәсем килә”, - дип Ирина Влах билгеләде.
Искә төшерик, 20 сентябрьдә Казанда Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның автономия башканы белән очрашу узды. Очрашуда шулай ук ТР инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Казан Кремлендә ТР Министрлар Кабинеты һәм Гагаузия Башкарма Комитеты арасында 2016-2018 елларга сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлек буенча чаралар планына кул куелды, Комратта инвестиицон форум турында әйтелде һәм ССП арасында килешүләр булдырылды.
7 ноябрьдә Комратта республика һәм автономия арасында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды.
Гагауз инвестицион форумы һәр елны узачак дип планлаштырыла.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International