Бүген Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясенең “Аалто” Университеты җитәкчелеге белән очрашуда катнашты. Очрашу Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Финляндиягә эш визиты кысаларында уза.
Аалто Университеты – Финляндиянең иң алда баручы югары уку йортларының берсе. Университетта 20 000 студент укый, аларның 11,6% - чит ил студентлары, 200 кеше – Россиядән. Анда 5 000 кеше, алар арасында 400 профессор эшли. Укыту Бакалавр, Магистр һәм Доктор программаларына технология, бизнес һәм сәнгать өлкәләрендә бара.
“Аалто вәкилләре билгеләгәнчә, университетта заманча мәгариф һәм фәнни технологияләр Төньяк Европада үсеш алган эшмәкәрлек тирәлеге белән бергә бара, без шул үзенчәлектә үзебез ышандык.
Монда “Стартаплар саунасы” – башлаучы эшмәкәрләргә ярдәм итү өчен дөнья дәрәҗәдәге инструмент, Финляндиянең кече һәм урта IT-компанияләр үсеше өчен акселератор, Design Factory, дөнья буенча күп булмаган өч аккредитация - AACSB, AMBA, EQUIS алган әлеге университетның Бизнес мәктәбе эшли.
450 миллион евро тәшкил иткән университетның бюджетына акча Финләндиянең Мәгариф министрлыгы, Европа Берләшмәсе һәм башка оешмлар кертү кызык.
Үз гореф-гадәтләрен саклап, әлеге бизнес белемнең уңышлы халыкара интеграциянең тәҗрибәсе Татарстанда кеше капиталын үстерүдә шактый файлады булачак. Мәсәлән, ИҮА өчен аеруча стартапларның эре эшмәкәрләренә әйләнү юлы кызык”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
ТР ИҮА җитәкчесе Финләндиядәге Россия Сәүдә вәкиллегендә үтәчәк Финляндия-Татарстаан эшлекле форумда һәм башка чараларда катнашачак.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте