13 ноябрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе карамагындагы коррупциягә каршы тору комиссия утырышы узды. Чара ТР ИҮАның конференция залында үтте.
Утырышта берничә мәсьәлә каралды.
Мәсәлән, Татарстан Республикасының башкарма хакимият органныры, Татарстан Республикасы буенча федераль органнарның территориаль башкарма хакимият органнары, Татарстан Республикасы буенча муниципаль районнарның урынлы идәрәләр һәм шәһәр округларының республика территориясендә коррупциягә каршы тору чаралары, шулай ук уздырган мониторинг нәтиҗәләре буенча конкрет нәтиҗәләрне ирешүгә юнәлгән коррупциягә каршы тору чаралары эшчәнлегенең эффективлыгын мониторинглау нәтиҗәләре каралды. Масштаблы тикшерү 2015 елда Социаль-икътисади мониторинг буенча ТР Комитеты үткәрде.
2015 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы тору чараларын тормышка ашыру буенча Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары эшчәнлегенең рейтинглы бәяләүгә килешеп Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы 3нче урынны ала.
“Көйләнгән эш нәтиҗәсендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы үз күрсәткечләрен шактый яхшыртты. 2014 елның беренче яртыеллык нәтиҗәләре буенча безнең идарә 11 урында булды, ә 2015 елның шул ук периоды буенча без республиканың беренче өчлегенә керәбез”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
“Рейтингны барлыкка китергәндә дәүләт (муниципаль) хезмәткәрләренең эштә тәртибенә таләпләргә туры килү буенча комиссияләр эше, норматив хокук актларының коррупциягә каршы торуын тикшерү, дәүләт хезмәтен яхшырту системасы, дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тэәмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләрне сатып алуын үткәрү эшчәнлеге, эшчәнлекнең мәгълүмати ачыклыгы һәм башкалар бәяләнә”, - дип әйтә Талия Миңнуллина.
Коррупция мөмкин булган өлкәләрне бәяләү өчен “Халык контроле” ГМС мәгълүматы кулланылды.
Комиссия карары буенча коррупциягә каршы торуын мониторинглау нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасының башкарма хакимият органнары арасында ТР ИҮА коррупциягә каршы торуның эш активлыгының югары дәрәҗәсе билгеләнде, алдагы эшне активлаштырырга карар ителде.
Шулай ук “Халыкның коррупция турында фикерләрен өйрәнү” социологик тикшеренү нәтиҗәләре һәм конкрет нәтиҗәләрне ирешүгә юнәлгән ришвәтчелеккә каршы чаралар каралды. Анализ Татарстан Республикасында үтте, 3000 кешенең фикере ишетелде.
“Җәмгыяви күренеш буларак коррупция җәмгыять тормышының төрле өлкәләренә тәэсир итә. Халык фикерләре буенча, коррупция илнең икътисади тормышына (78,2%), сәяси системасына (74,2%) һәм эшмәкәрләр эшчәнлегенә (66%) иң зур тәэсир итә. Коррупцияне үз тормышында 42,3% сорауларга җавап биргән респондентлар сизәләр”, - дип тикшеренүдә билгеләнә.
Тикшеренүнең төп нәтиҗәләре арасында – электрон рәвештә хезмәт алучы республикада яшәүчеләр санын арттыру (2015 елда 58%). Республикада яшәүчеләр коррупциягә каршы торуның эффектив чараларын алып бару өчен коррупциягә каршы көрәш алып бару буенча канунчылыкны тагын да ныгытырга, бюджет акчаларының бүленүе һәм тотылуын контрольда тотырга, массакүләм мәгълүмат чараларында коррупциягә каршы эшчәнлеген киң яктыртырга тәкъдим итәләр.
Эш көненең соңгы темасы коррупциягә каршы тору өлкәсенең норматив-хокук регулирлаштыруда актуаль үзгәрешләрне карау булды. Мәсәлән, Татарстан Республикасында коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлекне оештыруын яхшырту максатында һәм 15.07.2015 нән № 364 “Коррупциягә каршы тору өлкәсендә эшчәнлекне оештыруын яхшырту буенча чаралар турында” Россия Федерациясе Президентының Боерыгы чыгу белән бәйләнгән республика һәм федераль норматив-хокук актларны кабул итү турында доклад ясалды.
Шулай, 13.10.2015 нән № УП-986 “Татарстан Республикасында коррупциягә каршы эшне координацияләү буенча комиссия турында” Татарстан Республикасының Президенты Боерыгы буенча Татарстан Республикасының Президенты карамагындагы Коррупциягә каршы тору Советы Татарстан Республикасында Коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссиясенә әйләнде.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте