Татарстанда Сингапур эшлекле даирәләренең бизнес-миссиясе үтәчәк һәм Мәскәүдә башка Хөкүмәтара комиссиясе нәтиҗәләре

2015 елның 17 ноябре, сишәмбе

Татарстанда Сингапур эшлекле даирәләренең бизнес-миссиясе үтәчәк.

Моның турында килешү Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинаның «International Enterprise Singapore» Башкарма директорының ярдәмчесе Сатвиндер Сингх белән очрашуда бүген Мәскәүдә узган югары дәрәҗәдә Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясенең 6-нчы утырышы нәтиҗәләре буенча барлыкка килде.

“Кайбер Сингапур компанияләре хәзер, шулай ук Россия ягына йогынтысын киңәйтүенә карыйлар. Әлеге компанияләр җитәкчелегенең 2016 елда Татарстанга бизнес-миссиясен оештыру турында килешү булдырылды.

Сәнәгатьтән башка бердәм фәнни-тикшеренү эшендә перспектива бар. Бу елның август аенда Сингапур бәйсезлекнең 50 еллыгын билгеләп үтте, шул еллар эчендә уникаль фәнни тирәлек барлыкка килде: башта алар уңай шартлар ясадылар һәм дөнья акылларын җәлеп иттеләр, шуннан үзендә фән белгечләрен әзерли башладылар. Безгә тикшеренүләрне үткәрү һәм яңа технологияләрне уйлап табу өлкәсендә Сингапур хезмәткәрләре белән эшкә безнең фәнни оешмаларны активрак кушырга кирәк”, - дип Талия Миңнуллина ассызыклады.

 

Хөкүмәтара комиссиясе: ачык сәүдә зонасы турында консультацияләр, килешүләр һәм Россия мәдәни үзәге

Югары дәрәҗәдә Россия-Сингапур Хөкүмәтара комиссиясенең 6-нчы утырышы рәисләр – Россия Хөкүмәт рәисенең беренче урынбасары Игорь Шувалов һәм Сингапур премьер-министры урынбасары Тарман Шанмугаратнам сүзләре белән ачылды.

Чара барышында Евразия икътисади берләшмәсе (ЕИБ) һәм Сингапур арасында ачык сәүдә зонасын (АСЗ) булдыру буенча консультацияләр башлану турында беленде. Әлеге килешү Вьетнам белән булды. Элек Россия ягы Россия-Сингапур инвестицияләре өчен керем буенча процентларга ставкаларын юк итү турында карарны хуплады, бу Россия компанияләргә Сингапур юрисдикциясе аша Азия-Тын океан регионы илләренә тоткарсыз инвестицияләргә мөмкинлек бирәчәк.

Утырышта Россиянең Ераак Көнчыгыш территориясендә һәм башка регионнарда бердәм проектлар, агросәнәгать комплексы, энергетика, мәгариф һәм хезмәт, шәһәр тирәлеге, транспорт инфраструктурасы, шәһәрне тәртипкә китерү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәләрендә хезмәттәшлек кебек мәсьәләләре каралды.

Мәсәлән, РФ Хөкүмәте өчен 3 мәгариф модуле (якынча ике атна) һәм Россия регионнарыннан 100 кешене әзерләү турында билгеле булды.

Моннан башка 2015 елның февралендә Сингапурда Россия мәдәни үзәген оештыру турында карар хезмәттәшлекнең яңа чорына әйләнде.

Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Кабул итү йортында мөһим килешүләр – икеләтә салым салуыннан саклану турында килешүгә протокол, Дипломатик һәм эш паспортлары хуҗалары өчен визасыз сәфәрләр турында Хөкүмәтара килешү, Россия Федерациясенең Хезмәт һәм социаль саклау министрлыгы һәм Сингапур Республикасының Хезмәт ресурслары министрлыгы арасында үзара аңлашу турында меморандум, М. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты һәм Наньян технологик университеты арасында тәмамлаучыларны эшкә кертү турында меморандум, Наньян технологик университеты һәм “Спортамастер” компаниясе арасында бердәм тикшеренү лабораториясе турында үзара аңлашу турында меморандум, ST Electronics һәм “Сибер” компаниясе арасында биналар куркынычсызлыгы буенча технологияләрне тапшыру турында үзара аңлашу турында меморандум, «Танстарр Групп» һәм «ЛУКОЙЛ» ААҖ арасында үзара аңлашу турында меморандумга кул куелды.

Утырышта ике ил министрлары, зур компанияләр, мәгариф оешмалар һәм башка институтлар топ-менеджерлары белән бергә Россиянең 3 регионы – Татарстан, Мәскәү һәм Пенза өлкәсенең хөкүмәт вәкилләре катнаштылар, бу Федерация субъектларының Сингапур белән аерым мөнәсәбәтләр булуы турында әйтә. Әлеге вәкилләр – Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, Мәскәү Хөкүмәте министры Сергей Черемин, Пенза өлкәсенең тышкы икътисади эшчәнлек һәм инвестицион үсеш министры Владимир Волков.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International