Татарстан территориясендә компанияләрнең инвестицион проектларын Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы алып бара.
Сөйләшү барышында яклар Татарстанда гамәлгә ашырылучы кайбер инвестицион проектлар турында фикер алыштылар.
Ибраһим Мирмәхмүтогуллары билгеләп үткәнчә, быел 25 ноябрьдә «Алабуга» МИЗ территориясендә полиэтилен һәм полипропилен торбалар җитештерү буенча предприятие ачылачак. Предприятие «Дизайн груп» холдингына керүче «Дизайн Рус» тарафыннан оештырылган.
Беренче этапта җитештерү «Синергия» индустриаль паркының аренда мәйданчыкларында алып барылачак. Киләчәктә Төркия компаниясе үзенең җитештерү цехларын төзергә җыена. Хәзерге вакытта инвестицияләрнең гомуми суммасы – 1,59 млрд. сум.
Шулай ук Рөстәм Миңнеханов һәм Ибраһим Мирмәхмүтогуллары «Алабуга» МИЗда махсуслаштырылган оешкан теплица зонасы булдыру эшләренең барышы турында да сөйләштеләр. Киләчәктә 1000 гектар мәйданда алып барылачак бу мегапроект бөтен Россияне яшелчә һәм җиләк-җимеш белән тәэмин итәргә ниятли. Беренче этапта Төркия компаниясе 5 га мәйданны үзләштерергә планлаштыра.
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, министрлыклар һәм “Алабуга” МИЗ җитәкчелегенә әлеге мәсьәләне җентекләп өйрәнергә тапшырды.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте (шулай ук ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары кулланылды)