Коррупциягә каршы тору диалектикасы: Казанда конференция

2015 елның 20 ноябре, җомга

2015 елның 20 ноябрендә Казанда “Коррупциягә каршы тору диалектикасы” халыкара катнашуы белән V Бөтенроссия фәнни-практик конференция үтәчәк.

Фәнни мәйдан эшендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы, башка дәүләт органнары, җәмгыяви оешмалар вәкилләре, Татарстан һәм Россия Федерациясе башка субъектларының Коррупциягә каршы тору өлкәсендә белгечләр катнашачак. Чара Икътисад, идарә итү һәм хокук институтында (Казан, Зайцев урамы, 15) узачак.

Конференция барышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

  • Коррупциягә каршы торуның халыкара, милли һәм региональ тәҗрибәсе;
  • Россия Федерациясе субъектларында коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлекне оештыру;
  • Россия Федерациясе субъектларының дәүләт органнарының коррупция һәм башка җинаятьләрне тикшерү буенча бүлекләр эшчәнлегенең оештыру һәм хокук мәсьәләләре;
  • Россия Федерациясе субъектында коррупциягә каршы тору эшен координацияләү буенча комиссия эшчәнлегенең оештыру һәм хокук мәсьәләләре;
  • Коррупция формалары һәм төрләре;
  • Тикшеренүләрнең дисциплинаара объекты буларак коррупция;
  • Коррупциягә каршы торуның хокук регулирлаштыруның кимчелекләре;
  • Коррупциягә каршы тору сәясәтенең төп юнәлешләре һәм аның эффективлыгының критерияләре;
  • Коррупция фактлары турында мәгълүмат биргән шәхесләрне саклау;
  • Коррупциягә каршы торуның инновацион формалар, инструментлар, механизмнар һәм технологияләр;
  • Коррупциягә каршы торуның стратегик, тактик һәм хәзерге планлаштыруы;
  • Коррупциягә каршы аудиты һәм мониторингы;
  • Коррупциягә каршы мәгариф, мәгърифәт һәм пропаганда;
  • Мөмкин булган коррупция хәлләрен һәм кызыксынулар конфликтларын кисәтү һәм регулирлаштыру;
  • Бюджет өлкәсе эшчеләре һәм дәүләт, муниципаль хезмәткәрләренеэ этика кодекслары;
  • Коррупция җинаятьләренең төрләре һәм алар өчен җаваплылык;
  • Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларын тәэмин итү өчен хезмәт, эш һәм товарларны сатып алу өлкәсендә коррупциягә каршы тору;
  • Җир һәм милек мөнәсәбәтләре өлкәсендә коррупциягә каршы тору;
  • Коммерция һәм коммерция булмаган оешмаларда коррупциягә каршы тору;
  • Коррупциягә каршы тору өлкәсендә җәмгыяви контроль.

Мәкалә җыентыгы бастырып чыгарылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International