Пакистан делегациясе Татарстанга бизнес-миссия белән киләчәк

2015 елның 21 ноябре, шимбә
 19-20 ноябрьдә Татарстан Республикасының делегациясе Пакистанда эш визиты белән булды.

Татарстан делегациясе составына министрлыклар һәм идарәлекләр, “КАМАЗ” ААҖ, “КВЗ” ААҖ, “КМИЗ” ААҖ, “Казанькомпрессормаш” ААҖ, “Татнефть” ААҖ җитәкчелеге вәкилләре керде. ТР инвестицион үсеш агентлыгыннан җитәкченең урынбасары Марат Бухараев катнашты.

Пакистанга эш визиты кысаларында Татарстан делегациясе Сәүдә-икътисади һәм фәнни-техник хезмәттәшлек буенча Россия-Пакистан Хөкүмәтара комиссиясенең 4-нче утырышы, шул комиссия кысаларында Беренче Россия-Пакистан инвестицион форумында катнашты. Комиссиянең рәисләре Наркотик әйләнешен контрольда тоту буенча РФ Федераль хезмәте директоры Виктор Иванов һәм Пакистан Республикасының финанслар министры Муххамад Исхак Дар булдылар.

Визит барышында Исламабад Сәүдә-сәнәгый палатасында илнең эшлекле даирәләре белән очрашу узды.

Пакистан делегациясе Татарстанга бизнес-миссия белән киләчәк һәм KazanSummit 2016 да катнашачак дип көтелә.

 

ТР ИҮА Матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International