23 ноябрьдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның Haier компаниясенең Россиядәге вәкиллеге башлыгы Людмила Романова белән очрашу узды.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда шулай ук Татарстан Республикасының Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Яклар «Мастер» (КИП «Мастер») Кама индустриаль паркы территориясендә Haier инвестицион проектын гамәлгә ашыру – суыткыч җайланмалар җитештерү заводын төзү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Белешмә
Haier – World Brand Laboratory версиясе буенча иң зур 100 дөнья брендлары арасына кергән Кытай бренды. Business Week абруйлы журнал компанияне дөньяныж 50 алда баручы инновацион компанияләр рейтингында 27-нче урынга куйды. Бу күбесенчә яңа технологияләргә һәм инженер чишелешләргә туктаусыз инвестицияләр белән аңлатыла. Корпорациядә патентлы технологияләргә 7000 сертификат бар, алар арасында 1234 инновацион уйлап табулар һәм заманча программа тәэминатының 589 төргә интеллектуаль милеккә хокуклар керә.
Татарстанда суыткыч җайланмалар җитештерү буенча Haier корпорациясенең заводы төзелә (КИП “Мастер”, Яр Чаллы). Инвестицияләрнең тулай күләме 50 миллион доллар тәшкил итә, эш урыннары – 500 туры һәм 1500 – аутсорсинг буенча җитештерүгә.
ТР ИҮА Матбугат хезмәте