2015 елның 9 ай эчендә Татарстанга бөтен 2014 елга караганда күбрәк туры чит ил инвестицияләре җәлеп ителде

2015 елның 26 ноябре, пәнҗешәмбе

Бу елның 3 квартал буенча мәгълүматны анализлау нәтиҗәсендә Татарстанга кертелгән туры чит ил инвестицияләр күләме турында мәгълүмат формалашты.
“9 ай эчендә Татарстанга туры чит ил инвестицияләр күләме 439,9 миллион доллар тәшкил итте – бу бөтен 2014 елга караганда күбрәк, узган елда 435,7 миллион доллар килде”, - дип Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы – инвестицияләрне җәлеп итү һәм “бер тәрәзә” принцибы буенча инвест-кейсларны алып баручы дәүләт орган җитәкчесе Талия Миңнуллина билгели.
Татарстанга бу елда акча керткән инвесторлар арасында  Drylock, Armstrong, Sisecam, Kastamonu, Koluman, Preiss-Daimler, Sunrise Capital, Saria, Trakya, Hayat, Ford Sollers кебек компанияләр һәм брендлар бар.
Республика икътисадына инвестицияләрне җәлеп итүнең уңай динамикасы берничә фактор белән аңлатыла.
“Милли валюта курсы аркасында җир ресурслары һәм башка милек, эш көче һәм кайбер башка җитештерү күәтләре инвесторлар өчен арзанрак булды, ә экспорт мөмкинлекләре үсте. Инвестицион илһамын Татарстанның көчле командасы белән бәйлим. Бу барысы Президент Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән республикабызның күрсәтелгән хезмәте”, - дип ТР ИҮА җитәкчесе ассызыклый.
 
ТР ИҮА Матбугат хезмәте
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International