ТР Хөкүмәт Йортында Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү буенча Кытай Ассоциациясе делегациясе белән очрашу узды

2015 елның 27 ноябре, җомга

ТР Хөкүмәт Йортында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның КХРның Чит илләрдә предприятиеләрне үстерү ассоциациясе генераль серкретаре Хэ Чжэньвэй белән очрашу узды. Чарада делегация визитын әзерләгән Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.
Хэ Чжэньвэй Рөстәм Миңнехановка җылы кабул итүе өчен рәхмәт белдерде һәм Кытай делегациясенең "Алабуга" махсус икътисадый зонасында һәм Казан вертолетлар заводында танышу экскурсиясендә булганнары хакында хәбәр итте. 
Хэ Чжэньвэй агросәнәгать комплексында уртак проектларны гамәлгә ашыруда кызыксынуын күрсәтте. 
Шулай ук Татарстан Республикасы һәм Кытайның Казан вертолетлар заводында вертолетлар җитештерү өлкәсендә хезмәттәшлек һәм аларны Кытайга сату каралды.
Рөстәм Миңнеханов очрашу азагында, Татарстан Республикасының Кытай партнерлары белән бөтен юнәлешләр буенча хезмәттәшлек итү бик кызыклы дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International