M-7 Татарстан сәнәгый паркы InPark-2015 Халыкара форумында үз потенциалын күрсәтте

2015 елның 30 ноябре, дүшәмбе

Бу елның 25-26 ноябрендә Новосибирска үткән «InPark-2015» V Индустриаль-парклы проектларның халыкара форумында Татарстан инвестицион инфраструктура объекты - «М-7» Индустриаль паркының инвестицион потенциалы күрсәтелде, «М-7» директоры Сергей Косарев Россия регионнарының инвестицион үсешнең хәзерге заман технологияләр буенча сөйләшүдә катнашты.
Форумда федерациянең 24 субъектыннан һәм 4 дәүләттән 200 дән артык вәкил катнашты. Экспертлар һәм катнашучылар арасында РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, Новосибирск өлкәсе, Индустриаль парклар Ассоциациясе вәкилләре, региональ үсеш корпорацияләрнең җитәкчеләре, федераль һәм региональ дәрәҗәдәге консалтинг структуралары белгечләре бар.
Форум кысаларында Россиядә  индустриаль-парклы өлкәсендә һәм аның үсеше өчен уңай шартлар формалаштыруның актуаль темаларга түгәрәк өстәлләр һәм дискуссияләр үзды. Шулай ук парклы проектларның презентацион сессиясе оештырылды, анда Татарстанның иң беренче хосусый сәнәгый мәйданнарның берсе - «М-7» Индустриаль паркының инвестицион потенциалы тәкъдим ителде (Туры инвестицияләр фондының иң зур һәм отышлы проектларның берсе). Косарев әфәнде үз докладында парк эшчәнлегенең төп юнәлешләре һәм аның үсеш перспективаларын билгеләде. Ул, шулай ук, аның территориясендә полимер эшкәртү, машина төзелеше, металл эшкәртү, төзелеш материалларын җитештерү кебек мөһим өлкәләр үсеш ала дип билгеләде.
«InPark – 2015» Халыкара форумы кысаларында узган сөйләшүләр нәтиҗәсендә чарада катнашучылар Россиядә индустриаль парклар өлкәсенең үсеш перспективалары мәсьәләләре буенча рекомендацияле чишелешләрне кабул иттеләр. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International