Казанда 2016 елның 2 марттан 4 мартка кадәр “Хатын-кыз куллары белән” Халыкара форум-күргәзмә узачак.
Элек чараны оештыру комитеты башлыгы Марат Шакирзяновка Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллинадан хуплау хаты җибәрелде.
Форум сайтында билгеләгәнчә, чара Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советы, Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы (Гаилә, хатын-кыз һәм балалар буенча комитет, Милләтләр буенча комитет), Россия Федерациясенең чит ил эшләре министрлыгы, Россия Федерациясенең Мәдәният министрлыгы, Россия Федерациясенең Гражданнарны саклау эшләре, гадәттән тыш вакыйгалар һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү буенча министрлыгы, Россия Федерациясенең Саклау министрлыгы, Бельгия Корольлегендә Россия Федерациясе илчелеге, Россия хезмәттәшлеге, Татарстан Республикасының Президенты, Татарстан Республикасының Мәдәният министрлыгы, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы һәм Татарстан Республикасының Сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә Казанда үтәчәк.
“Хатын-кыз куллары белән” Халыкара форум-күргәзмә «онлайн» һәм «оффлайн» проект булып тора.
“Хатын-кыз куллары белән” проекты зирәк, динамикалы, масштаблы структурасыннан тора, ул дөнья берләшмәсенең актуаль бурычлары һәм мәсьәләләрен чишү өчен булдырылды. “Хатын-кыз куллары белән” проекты төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен мәйдан, анда бүгенге көнгә актуаль темалар белән бәйләнгән сөйләшүләр планлаштырыла: бөтен дөньяның түбәндәге өлкәләрдә гендерлы тигезлек мәсьәләләрен чишүнең төп факторы буларак сәясәттә, икътисадта, бизнеста, мәдәнияттә, сәнгатьтә Хатын-кыз. Проект Россия Федерациясенә дөнья процесслары, актуаль трендлар, ресурлар, инвестицияләрнең интеграцияләвендә булышу, шулай ук бөтен үзенчәлекләр һәм үз кызыксынуларын исәпкә алып, бөтен актуаль процессларга интеграцияләнгән Россиягә өек дәүләт имиджын тәэмин итү өчен булдырылган.
Проектның онлайн системасы яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданыннан тора. Проектның оффлайн версиясе форумны эшлекле программа, панель утырышлар, дискуссион мәйданнар, түгәрәк өстәлләр белән ача, аның кысаларында кулланма сәнгать, этнография күргәзмәсе, милли һөнәрләр, танылган кешеләр әйберләре хәйрияле аукцион, хәйрия акцияләрен уздыру, Россия Федерациясе халыкларының милли ашлары фестивале, этнографик коллективлар катнашкан концертлар һәм Witchy Kitchen рок-концерты булачак.
Эшлекле программада тәкъдим ителгән темалар Евразия хатын-кызлар форумы, БМО Ассамблеясы, “Зур 20лек” очрашуларында кебек мөһим дөнья мәйданнарында еш кына күтәрелде, әлеге темалар буенча сөйләшү һәм карарлар бөтен дөнья өчен мөһим.
Оештыручылар үз алдына түбәндәге максатларны куялар: хакимият һәм җәмгыятьнең игътибарын Россия һәм дөнья үсешендә стратегик юнәлешләрне тормышка ашыруда хатын-кызлар уйнаган роленә җәлеп итү, бизнесның төрле өлкәләрендә эшләүче хатын-кызларның зур потенциалын күрсәтү, проектларның вакыты белән соралган сәнгать эзләнүе һәм булышу атмосферасын формалаштыру, уңай инвестицион климатын булдыру, яңа, алдагы икътисад төзелешенә үз карашларын тәкъдим итү, шулай ук заманча икътисади һәм сәяси шартларда хатын-кыз эшмәкәрлеге үсешенең эффектив чишелешләрен эшләп чыгару.
Евразия икътисади берләшмәсе, БДБ һәм ШХО кысаларында интеграцион процессларның тирәнәйтү, шулай ук Евразиядә халыкара һәм дәүләт эчендәге мәсьәләләрне чишүдә хатын-кызларның үсүче роле белән бәйләнгән форум-күргәзмәнең аерым актуальлеге ассызыклана.
Максатлар:
· Төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен уникаль мәйдан;
· Халыкара һәм регионара эшлекле хезмәттәшлеген киңәйтү һәм ныгыту;
· Заманча икътисад үсешендә бизнес һәм фән, җәмгыяви оешмалар, идарә итү органнарының куелган көчләрен берләштерү;
· РФ бөтен регионнары, БДБ һәм чит илләр хатын-кызларын берләштерү;
· Россия Федерациясе халкыларның үзенчәлеклелек чыганакларына игътибарны җәлеп итү;
· Россия товар һәм хезмәт базарына яңа Россия товарларын тәкъдим итү;
· Сәнгать, мода, дизайн өлкәләрендә яңа исемнәр һәм талантларны ачу;
· Россия Федерациясенең күпмилләтле халкыларның милли үзенчәлекләрен күрсәтү;
· Россия җәмгыяте үсешендә яңа перспектив юнәлешләр һәм тенденцияләрне ачу;
· Яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданын булдыру.
Бурычлар:
· РФ регионнарында региональ күргәзмәләр оештыру;
· РФ 9 федераль округында күргәзмәләр оештыру;
· БДБ, Европа һәм Азия илләрен проектта катнашырга чакыру;
· Страсбург (Франция) шәһәрендә йомгаклау күргәзмәсен уздыру;
· РФ регионнарын Страсбург (Франция) шәһәрендәге мәйданында тәкъдим итү;
· Федераль һәм региональ ММЧда яктырту.
Нәтиҗә:
· Төрле конфессияле һәм сәяси карашлары булган хатын-кызларны берләштерү өчен уникаль мәйдан булдыру;
· Яңа буынлы ММЧ, бердәм социаль элемтә һәм сәүдә мәйданын булдыру;
· Проект продукция җитештерүче, лидер хатын-кызлар, эшмәкәрләр, бизнес алып баручы хатын-кызларны берләштерергә мөмкинлек бирәчәк;
· Россия халкылары җитештерүче товарлар һәм хезмәтләрнең күпмилләтле байлыгын күрсәтәчәк;
· Россиядә хатын-кызлар хәрәкәтенең ныгытуына, Россия, БДБ, Европа һәм Азия илләре хатын-кызлары арасында аралашуга позитив тәэсир итәчәк.
Чараның сайты: http://handswomen.com/