Икътисад, финанслар һәм инвестицияләр буенча Баш идарәсенең Генераль директоры Реза Хосейни Гарагузлу җитәкләгән Иран Ислам республикасы делегациясенең Татарстан Республикасына визиты кысаларында 14 декабрьдә Татарстан һәм Иран эшлекле даирәләре вәкилләре катнашуы белән түгәрәк өстәл узды.
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың сәнәгый һәм икътисади потенциалы презентациясе белән чыгыш ясады. Иран вәкилләре медицина һәм мәгариф кебек өлкәләр белән кызыксындылар, чөнки 2008 елдан Казан федераль университетында Иранистика үзәге эшли.
“Традиция буенча Иран Ислам Республикасы мәдәни бердәмлек ягыннан Татарстан өчен якын булып тора. 2015 елның март аенда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән безнең делегация Иранга визит белән килде. Бу Татарстанда эш итүгә кызыксынуның яңа дулкынын тудырды”.
Презентация нәтиҗәсендә берничә адреслы очрашулар узды. Яңа бердәм проектлар турында сөйләшүләр дәвам итәчәк дип көтелә.