18 декабрьдә ТР Хөкүмәт Йортында 2015 елның нәтиҗәләре буенча сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләрен алуга XI республика конкурсы дипломантлары һәм лауреатларына бүләкләү тантаналы церемониясе узды. Җиңүчеләргә бүләкләрне Татарстан Республикасының Премьер-министры Ильдар Халиков тапшырды.
Тантаналы чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, республиканың министрлыклар һәм идарәлекләр җитәкчеләре, администрацияләр башлыклары һәм алда баручы оешмалар директорлары булды.
2015 елда премияне алу өчен гаризаларны 61 оешма бирде. Иң зур инициатива Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Лениногорск оешмалары һәм эшханәләреннән килде. Конкурста машина төзелеше һәм нефтехимия, шулай ук сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт, төзелеш һәм мәгариф өлкәләрендә эшләүче оешмалар актив катнашты.
“Конкурентлы тирәлек көрәшне тудыра. Шундый конкурслар безнең оешмаларның эш эффективлыгын арттырырга ярдәм итә. Безнең халыкка сыйфатлы продукт һәм хезмәтләр бирергә ниятләнүче оешмаларның күрсәтелгән хезмәтен билгеләргә мөһим дип уйлыйм, бу, үз чиратында Татарстан инвесторларына аерым планка куя”, - дип Талия Миңнуллина фикере белән уртаклашты.
Сыйфат өчен ТР Хөкүмәте премияләрен алу буенча Совет карары буенча лауреат исемен 7 оешма, дипломант исемен 13 оешма алды.