24 декабрьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан икътисадына федераль акчаларны җәлеп итү мәсьәләсе буенча киңәшмәдә катнашты

2015 елның 24 декабре, пәнҗешәмбе

Гадәткә кергән чара ТР Дәүләт Советы, республика чиновниклары һәм РФ Дәүләт Думасы депутатлары катнашуы белән узды. Төп максаты: Татарстанның федераль максатлы һәм дәүләт программаларында ничек эффектив катнашуы, республиканың нәрсәгә акча тотуын “сайлавын” анализлау.

Рөстәм Миңнеханов, очрашуны ачканда, бөтен авырлыкларга карамастан, бу ел яхшы тәмамлана. “Ел ахырына без сәнәгый продукция индексларын яхшырттык. Күп төрле программалар тормышка ашырыла: республика һәм федераль акча җәлеп итүче программалар. Җыелганнарны сәламләп, Фәрит Мөхәммәтшин очрашуларны үткәрү белән шундый форматтагы эш 3 ел дәвам итә дип искә төшерде. Безнең өчен төп максат үзгәрмәде – бөтен дәүләт һәм федераль максатлы программаларда катнашу, шулай ук аларны тормышка ашыру өчен республика территориясенә зур күләмдә акчалар җәлеп итү. Бу вакыт эчендә без эшлекле группаларны булдырдык, аларның составына Дәүләт Думасының комитетлары һәм Федерация Советы әгъзалары керделәр”. Киңәшмә барышында республика җитәкчелегеннән кайбер теләкләр әйтелде. Мәсәлән, Татарстан Республикасы хакимият органнары керткән яисә регионнарның кызыксынулары белән бәйләнгән закон инициативаларын алып бару һәм контрольда тоту. Моннан башка федераль законнарны кабул итүдә сизгер булырга һәм ТР кереме төшкәндә һәм аның кызыксынулары кысылганда тоткарсыз җавап бирергә.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International