13-14 гыйнварьдә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Гайдар форумы-2016 катнашачак, ул Росииядә икътисад өлкәсендә халыкара дәрәҗәдәге иң зур еллык фәнни вакыйгаларның берсе булып тора.
Мәскәүдәге Россия Федерациясе Президенты карамагындагы дәүләт хезмәте һәм халык хуҗалыгы Россия академиясенә дөнья икътисады йолдызлары, Нобель лауреатлары, университетлар-лидерларның (Гарвард, Стэнфорд, Массачусетс технологик институты һ.б.) иң яхшы укытучылары, Россия сәяси истеблишменты, шулай ук республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе вәкилләре киләчәк.
Бу елда Форум “Россия һәм дөнья: киләчәккә караш” темасына багышланачак. Анда Россиянең 2030 елга кадәр социаль-икътисади үсеш стратегиясе буенча сөйләшүләр узачак. Хөкүмәтнең югары дәрәҗәдәге әгъзалар һәм Россиянең алда баручы икътисади үзәкләр җитәкчеләре социаль-икътисади өлкәсендә дәүләт сәясәтен тормышка ашыруның төп механизмы һәм юнәлешләре буенча фикер алышу өчен очрашачаклар. Шулай ук регионнарның халыкара эшчәнлек буенча экспертлар сөйләшүе үтәчәк. “Иннокам территориаль аерым инновацион-җитештерү үзәген булдыру стратегиясе” панель дискуссиясе кысаларында “Стратегия – 2030” карашыннан Татарстан Республикасының социаль-икътисади сәясәтен тормышка ашыру перспективалары турында мәсьәләләр күтәреләчәк, монда, мәсәлән, Кама агломерациясенең үсеше, аның транспорт инфраструктурасы ватан икътисадының “үсеш ноктасы” кебек карала.
Гайдар форумы – эшлекле контактларны булдыруда яхшы мөмкинлек – икенче әйткәндә, “гайдар тортында чияләрне җыю”. Алдагы вакытта алар Татарстанның дөнья икътисади берләшмәсе белән ышанычлы бизнес элемтәләргә үсә алалар. Би-ту-би очрашулар планлаштырылган. Ислам финанслары буенча сессия бар, безнең өчен бу – экспертлар белән фикер алышу перспективасы, шулай ук КазанСаммит 2016ны презентацияләү мөмкинлеге”, - дип Мәскәүгә бару алдыннан Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина билгеләде.
Белешмә. Гайдар форумы – хәзерге заман төп проблемаларын караган һәрвакыт эшләүче дискуссион мәйдан. Ул 2010 елдан 1990 еллар башында Россия реформалары идеологы, икътисадчы-галим Егор Гайдар хәтеренә уза. Форум дискуссияләрендә Россиянең дөньяда стратегик роле һәм урыны белән бәйләнгән темалар аерым урын ала. Форумның модераторлары югары дәрәҗәдәге сәясәтчеләр һәм мөһим экспертлар булып тора: Россия хөкүмәте чиновниклары, региональ хакимият органнары вәкилләре, алда баручы ватан һәм чит ил икътисадчылар. Форум икътисади һәм сәяси проблемалар буенча алдагы дөнья галимнәре һәм практикларының бердәм фикер алышу, шулай ук Россия милли икътисады үсеше буенча стратегик тәкъдимнәрне уйлап табу өчен уза.