Татарстан җирендә яңа йөзләр

2016 елның 26 гыйнвары, сишәмбе

26 гыйнварда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан таможнясының 2015 ел эшчәнлегенә йомгаклар ясау буенча киңәшмәсендә катнашты.

Узган елда экспорт 62%ка, ә импорт 51%ка кимеде дип чара кысаларында билгеләнде. Монда товар структурасы үзгәрмәде диярлек: экспортка каучук һәм химик кушылмалар бара, җиһазлар һәм механик җайланмалар, фармацевтика, запас частьләр, кара металлардан эшләнмәләр импортлана. Әмма тышкы сәяси вакыйгаларга бәйләнгән махсус йөкләмәләрне Татарстан таможнясы сизмәде – “көч һәм акча җитәрлек”.

Татарстан таможнясы рәисе Альберт Мавликов үз чыгышы барышында түбәндәге сүзләрне ассызыклады: “Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы белән яхшы эшлекле мөнәсәбәтләр формалашты”.

- Мин нәкъ бүген киңәшмәдә булырга шат, чөнки 26 гыйнварда бөтен дөнья буйлап таможня хезмәтчеләре үзенең профессиональ бәйрәмен үткәрәләр. Мин шулай ук Татарстан таможнясына бердәм уңышлы эш өчен рәхмәт белдерергә телим. Таможня хезмәтчеләре беренче булып Татарстан җирендә киләчәк һәм хәзер эшләүче инвесторларны күрәләр. Сезнең йөзләрегез игелеклелек һәм кунакчыллык белән яктырып торсын, шул вакытта шундый хисләр безнең кунаклар йөзләрендә дә булачак, - дип билгеләде Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International