27 гыйнварда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы Коллегиясенең йомгаклау утырышы узды

2016 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе
Коллегия барышында спикерлар зал белән өч телдә – рус, татар һәм фарсы телендә сөйләштеләр. Чарада республика көнгә ничә миллион доллар эшли, Татарстанның яңа брендын кем “алып барачак” һәм кемне ТР Президенты бер җигемдә эшләргә чакырды дигән мәгълүмат билгеле булды. Чарада Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов, Инвестицияләр һәм үсеш агентлыклары Милли Ассоциациясе Идарәсенең рәисе Сергей Беляков, Казан шәһәренең Башкарма комитеты җитәкчесенең урынбасары Иван Кузнецов, Казандагы Иран Ислам Республикасының Генераль консуллыгының җитәкче вазифаларын вакытлыча башкаручы Мохсен Фагани әфәнде, “Яңа проектларны алга таба мавыктыру буенча стратегик инициативалар агентлыгы” Генераль директоры киңәшчесе Вера Адаева, ТР чит илләрнең хөрмәтле һәм генераль консуллар, Татарстан инвесторлары, республиканың министрлыклар һәм идарәләр башлыклары, депутатлар, ТР муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары катнаштылар. Җыелыш башында ук Талия Миңнуллина залда утыручыларның колагын торгызды. “Һәркайсыгызның ке­сәсендә акчасы бар дип ышанам. Долларлар яки зур күләмдә сумнар булса, яхшырак, әлбәттә. Шул акчагызны киләчәктә күбрәк алуына ышанып миңа тапшыру өчен сезгә нәрсә дип әйтергә яисә эшләргә кирәк?  Инвесторларны акча бирүенә ышандырырга бик авыр эш. Бу Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгының төп функциясе: инвестицияләрне җәлеп итергә һәм инвесторлар белән эшләргә”, - дип әйтте Талия Миңнуллина. Алга таба Агентлык эшенең эффективлыгы турында саннар белән сөйләнде. Шулай, 2015 елның 9 ае эчендә Татарстан Республикасы икътисадының төп капиталына җәлеп ителгән инвестицияләр күләме 336 млрд. сум тәшкил итте. 2014 елның шул ук периоды белән чагыштырганда  (299,1 млрд. сум) ул 37 млрд. сумга үсте. Шулай ук чит ил инвестицияләре үсеш ала. 2015 елның 9 ае эчендә генә туры чит ил инвестицияләр күләме, бөтен 2014 ел белән чагыштырганда, күбрәк булды. Авыр икътисади хәлгә дә карамастан инвестицияләр 26 илдән килә. Өстәвенә әйткәндә, елга прогнозланган күрсәткеч – 800 млн. доллар. Шулай итеп, туры чит ил инвестицияләр буенча исәпләсәк, Татарстан һәр көнне 2 млн. доллар җәлеп итә! “Бүген инвестицияләрне җәлеп итүгә бөтен республика эшли. Шуның өчен әлеге саннар – бөтен Татарстанның күрсәтелгән хезмәте”, - дип Талия Миңнуллина йомгак ясады. – Мин барыгызга да 2015 елда бердәм эш өчен рәхмәт белдерәм. Бары тик бергә генә без сөйкемле Татарстанга инвестицияләрне җәлеп итә алабыз». 2016 елга мәсьәләләрнең берсе «Invest in Tatarstan» инвестицион җәлеп итүчәнлек программасы билгеләнде. Киң пиар-компания үткәреләчәк, анда чит ил ММЧ җәлеп ителәчәк, бренд логотибы кулланылачак. Әмма ватаныбызны эчтән дә алга таба күтәрергә мөмкин, чөнки Татарстанның һәр кешесе һәм кунагы – аның мөмкин булган тәэсир итү агенты. Коллегиядә бу якка таба адым ясалды – бөтен катнашучыларга «Invest in Tatarstan» язуы белән футболка бүләк ителде. Үз чыгышында Сергей Беляков аның Казанга аеруча килергә ошавын билгеләде: “Сезнең чын күңелдән кунакларны кабул итүегезне инвесторлар сизәләр”. Ул Россиядә акча эшләргә авыр түгел, әмма аларны саклап калырга авыр дип ассызыклады. Нәкъ шунда ул региональ инвестицион агентлыкларының бурычларын күрә. “Аэропорттан бөтен юл буена мин Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесен тыңладым, бер сүзне дә кыстырмадым. Сезнең республикада шундый актив һәм талантлы җитәкче булуына шат булдым. Аны Мәскәүдә күреп алсалар һәм федераль дәрәҗәдә эшләргә чакырсалар, нишләрсез?», - дигән сүзләр белән Сергей Беляков үз чыгышын тәмамлады. Йомгаклау сүзендә Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне билгеләде: - Инвестицияләрне җәлеп итү – гади мәсьәлә түгел. Ул тышкы сәяси, эчке хәлләргә генә түгел, безнең белән дә бәйле. Тышкы инвестицияләрне генә түгел, һәр регион, шәһәр һәм гомумән республиканың эчке потенциалын ачырга кирәк. Әйе, бездә бүген Европа берләшмәсе, Америка компанияләре белән эш өлкәсендә кайбер авырлыклар бар. Әмма хәлләр алай ук начар түгел. Иран “ачылды”, аның белән эшләргә кирәк, бу зур потенциалы булган ил, ә безнең конкурентлы өстенлеге рәвешендә Татарстанда Иран генераль консуллыгы эшләве булып тора. Без Кытай белән актив эшли башладык. Инвестицион үсеш агентлыгы партнерларны эзләүдә тәҗрибә туплый. Без күп сәяхәт итәбез, чит ил партнерлары белән очрашабыз. 10 атудан берсе максатка ирешсә – яхшы. - Бүген һәр районда администрация башлыгы киләчәктә яңа эш урыннарын, салым базасын формалашучы кызыклы проектлар пулын формалаштыра. Без муниципалитетлар башлыкларының яңа оешмаларны булдыру, инвесторларны җәлеп итү өлкәсендә мөнәсәбәтләрен үзгәрттек – бу зур уңыш дип уйлыйм, - шулай коллегия алдыннан фойеда урнашкан күргәзмәсен карап Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтте. Район башлыклары инвесторлар белән бергә үзләре республиканың өч икътисади зонасында Стратегия-2030ны тормышка ашыру кысаларында аларның территорияләрендә планлаштырылган бизнес-проектлар турында сөйләделәр. - Бүген күп турында сөйләнде, кайбер позитив юнәлешләр бар. Мәсәлән, Талия татарча докладлар ясый башлады. Без укырга, хәрәкәттә булырга тиеш. Агентлык инвесторларны җәлеп итү белән җитди рәвештә шөгелләнә, әмма Агентлык бер үзе шул мәсьәләне чишә алмый дип әйтәсем килә. Әлеге орган безне берләштерә, кайбер әйберләрне яраклашыра, әмма министрларга, хөкүмәткә һәм администрацияләр башлыкларына бер җигемдә эшләргә бик мөһим. Бердәм эш булмаса, нәтиҗәгә килергә авыр булачак. Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгына алга таба да булган шундый динамика күрсәтергә, ә безгә – ярдәм итергә телим, - дип Президент сүзен тәмамлады. Коллегия “Тобол” Социаль-эшмәкәрлек корпорациясе” (Казакъстан) инновацияләргә ярдәм күрсәтү һәм инвестицияләрне җәлеп итү үзәге һәм “Русские башни” компаниясе белән килешүләргә тантаналы кул кую церемониясе белән тәмамланды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International