2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасында сәнәгый җитештерү күләме 2014 ел күрсәткечләрен арттырды һәм 1 трлн. 856 млрд. сум тәшкил итте, сәнәгый җитештерү индексы – 100,4%. Татарстанда сәнәгый җитештерү күләменең зур өлеше (60,9%) - 1 трлн. 131 млрд. 300 млн. артык сум нефть, газ һәм химия комплексына туры килә.
Моның турында 8 февральдә узган Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашкан ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы һәм ТР икътисад министрлыгының йомгаклау коллегиясендә билгеле булды. Чарада шулай ук Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре катнашты.
Спикерлар докладларында 2015 елда Татарстан Республикасының тулай региональ продукты күләме 2014 ел дәрәҗәсендәге бәяләрендә сакланды – 100% һәм 1,8 трлн. артык сум тәшкил итте, республиканың сәнәгый оешмаларга, кече һәм урта бизнека дәүләт ягыннан ярдәм күрсәтү, Татарстан территориясендә МИЗ үстерү темалары каралды. “Алабуга”га инде 10 ел, аңа 100 млрд. сумга инвестицияләр җәлеп ителде, 20 завод эшли, 48 резидент бар. Әлеге саннар 2020 елга ике тапкыр артырга тиеш”, - дип Рөстәм Миңнеханов ассызыклады. Ул шулай ук “Иннополис” МИЗ (Югары Ослан һәм Лаеш районында урнашкан) һәм Зөя мультимодаль логистика үзәген үстерү кирәклеген билгеләде. Рөстәм Миңнеханов фикере буенча, соңгысын хәзер булган берәр нинди МИЗ составына кертергә кирәк. “Кыска вакыт эчендә, мәсәлән, 6-7 елда, без җитештерү күләмнәрен өч тапкырга үстерә алабыз”.
- Уникаль фәнни-техник база, сәнәгый оешмаларның югары концентрациясе, тулай региональ продукты үсеше, территориягә инвесторларны актив җәлеп итү Татарстанга, авыр икътисади хәлгә карамастан, лидерлар арасында калырга мөмкинлек бирә. Бу республиканың инвестицион имиджы рейтинг агентлыклары белән дәлилләнә. Шулай, “Эксперт” РА мәгълүматлары буенча инвестицион климат буенча Россия регионнары рейтингында Татарстан Республикасы 7 нче урыннан 5 нче урынга күтәрелде. Бу инвестицион сөйкемлелекне арттыру һәм бизнесны алып бару өчен яхшы шартларны булдыруга юнәлгән чараларның яхшы эшләве турында әйтә, - дип Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ышана.