Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Агентлык турында белешмә
Җитәкчелек
Агентлыкның структурасы (схема)
Вакансияләр
Норматив документлар
Агентлыкның бурычлары һәм функцияләре
Иҗтимагый совет
Агентлык тарихы
Санлы трансформация
Эшчәнлек
Контактлар
Инвесторлар өчен мәгълүмат
Бөтендөнья инвестиция агентлыклары ассоциациясе (WAIPA)
Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе (ИҮАМА)
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Дәүләт заказында катнашу
«Инвестиционный час» с районами Татарстана и Инвестсовет.
Халыкара икътисадый чаралар
БМО линиясе буенча эш
Ситуационный үзәге
Чыгымнарны каплауга субсидияләр
Документлар
Татарстан Республикасының Инвестиция картасын төзү һәм алып бару кысаларында мәгълүмати хезмәттәшлекне оештыру турында килешү
Матбугат хезмәте
Агентлык җитәкчесе һәм хезмәткәрләре чыгышлары
Фоторепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Интернет кабул итү бүлмәсе
Түләүсез юридик ярдәм
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
Россия-Азия дәртләре: үзара инвестицияләр һәм мөнәсәбәтләр проблемалары
2016 елның 19 феврале, җомга
2016 елның 19 февралендә Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Россия: Стратегия 2030” темасына багышланган Красноярск икътисади форумы – 2016 эшендә катнаша. Кытайлыларга нәрсә ошамый һәм Индонезиялеләрнең нинди теләкләре бар Талия Миңнуллина “Россия – Азия. Үзара инвестицияләр агымын ничек арттырырга” пленар дискуссиясе белән үз эш көнен башлады. Спикерлар арасында БДБ буенча идарә итүче партнеры һәм идарә итү комитеты рәисе Джо Ватт, Стратегик инициативалар агентлыгы (СИА) генераль директоры Андрей Никитин, Карнеги Мәскәү үзәге программасының җитәкчесе Александр Габуев, «Глобал Рус Трейд» ҖЧҖ Директорлар киңәшмәсе рәисе Анна Нестерова, РФда Индонезия Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе вазифаларын башкаручы Нугрохо Сетиади булдылар. Алар глобаль икътисади үсеш темпларының акрынаю хәлендә халыкара хезмәттәшлек үсеше өчен яңа форматлар һәм өлкәләрне табуга таләпнең ничек формалаштыру турында фикер алыштылар. Түбәндәге мәсьәләләр каралды: Бүген Азия базарлары өчен Россия икътисадының нинди чимал булмаган секторлары кызыксыну тудыралар? Россия һәм Азия арасында үзара инвестицияләр агымын ничек арттырырга? Азиядә Россиягә нинди инвестицияләр форматын сайларга? Бизнес һәм хакимиятнең икеяклы диалогының яңа механизмнары кирәкме һәм аларның эффективлыгын ничек тәэмин итергә? Джо Ватт билгеләгәнчә, Россия валютасының девальвациясе үзара инвестицияләргә шактый тискәре тәэсир итә. Инвесторлар проектның 51% акциясен алырга телиләр, ә Россиядә бу шактый авыр эш. Ул 2015 елда Россия-Кытай үзара инвестицияләрен мисал итеп китерде: Россия Кытайга 3 млрд. доллар инвестицияләде, ә Кытай Россия һәм БДБ илләренә 2015 елда Кытайның бөтен инвестицияләрнең 1% тан да кимрәк китерде. Яисә КХР башка илләргә инвестицияләүне яхшырак күрә. Шуңа күрә бүген Россиянең инвестицион активлыгын арттырырга бик мөһим. Инвесторларга Россия базарына керүен җиңеләйтергә, үсеш алучы базарлар Россия өчен партнерлар булсыннар өчен дөнья глобаль трендларын аңларга кирәк. Кытай – Азия лидеры, Япония һәм Корея – башка илләр ориентлашкан Азия базарының төп катнашучылары. Монда дөньяда финанс ресурслары өчен конкурентлык үсүе турында онытмаска кирәк, климатта үзгәрешләр шулай ук яңа каршылыкларны китерә. Джо Ватт фикере буенча, бүген Россиягә инвестицияләүнең төп киртәләре – ментальлек һәм мәдәният. Очрашуларның форматын, аларның максатларын җентекләп карарга, кыйммәтле вакытны бушка тотмас өчен Азия партнерлары белән ничек мөнәсәбәтләр төзүен белергә кирәк. Индонезия инфрастуктурасы үсешендә Россия хосусый инвестицияләре, дәүләт-хосусый партнерлык проектларында катнашу зур роль уйный ала дип Нугрохо Сетиади билгеләде. Индонезия чыннан да инвесторны кызыктыра ала: какао-борчаклары, пальма мае җитештерелгән авыл хуҗалыгы җирләре, салым каникуллары һәм Индонезия хөкүмәтенең өстенлекләре, үсеш алган сәнәгый зоналар. Казандагы “Ленин урыннары” кытайлылырны җәлеп итә Туризм буенча Федераль агентлыгы җитәкчесе Олег Сафонов Россиядә ТЭПта туризм өлеше 1,5% тәшкил итә, ә үсеш алган илләрдә ул 10%тан да кимрәк түгел дип зарланды. Әлеге фактны Россиянең зур потенциалы рәвешендә карарга кирәк. “Бүген Азия регионы – дөньяның төп туристик агымы. Соңгы өч елда Азиягә туристлар саны өч тапкырга артты, бу 1 млн. кешедән дә күбрәк! Бары тик Кытайдан дөнья буенча елга 107 млн. сәфәр ясала, аларның Россиягә – 1%тан кимрәк. Конкурентлыкны арттыру өчен Россиядә «China friendly» программасы кабул ителде: Кытай рестораннары ачыла, октябрь аенда Пекинда VISIT RUSSIA милли туристик офисы ачылды, Кытай телендә телевидение эшли. Моннан башка бу елда Шанхайда икенче шундый офисы ачышы планлаштырыла”, - дип Олег Сафронов сөйләде. Соңгы вакытта “кызыл туризм” – Кытайлылар өчен аеруча кызык булган Казанда һәм Ульяновск шәһәрләрендә Ленин урыннарына бару актив үсеш ала дип билгеләде. Күчмә туризм турында сүз алып барсак, әлбәттә, Мисыр һәм Төркия белән хезмәттәшлекне туктату өлкә буенча авыр бәрде. Ә Россиянлылыр аеруча пляжда ял итергә яраталар. Әмма алар урынына башка илләргә бару перспективалары үсте – Тайланд, Вьетнам, Индонезия, Кытай белән аеруча кышкы вакытта пляжда ял итү буенча якын аралашу перспективасы ачылды. “Туризм өчен инфраструктураны үстерергә кирәк. Россия Федерациясе туризм өлкәсендә инвестицияләү өчен яхшы шартлар бирәчәк. Инвесторлар өчен зур мөмкинлекләр һәм үсеш алучы базар барлыкка килә. Туристлар өчен дөньяда көрәш бара. Әлеге көрәштә ничек җиңүен без узган елның август аенда Дәүләт Советы президиумында актив карадык”, - дип спикер тәмамлады. Визасыз режим темасы аерым кызыксыну тудырды. Бүген Россия гражданы Пекинда визасыз 72 сәгать була ала, ә Шанхайда визасыз 144 сәгать булу мөмкинлеге күптән түгел генә барлыкка килде. Ә безнең ил Кытай дусларын кабул итүдә дусмы? Хәзер группалы визасыз сәфәрләр механизмы, электрон, транзит визаларны кертү мөмкинлеге һәм туризм сөйкемлелеген арттыру өчен башка чаралар карала. “Чиста экпорт инде бетерелә бара” “РусГидро” ПАҖ генераль директорының беренче урынбасары Джордж Рижинашвили проблема турында үз фикерен сөйләде. Ул проблемаларны дүрт группага бүлде: Азия партнерлырының Россядә инфраструктурага тәлапләре канәгатьләндерелми, Азиатларга инвестицион проектларны бердәм тормышка ашыруга корпоратив хокуклары ошамый, Россиядә озак вакытлы планлаштыру начар дәрәҗәдә тора, финанс модельләштерү һәм хәтәрләр белән идарә итүнең канәгатьләндерерлек булмау. “Чиста экпорт инде бетерелә бара. Үзара инвестицияләү – хәзерге тарих. Валюта курсларының үзгәреше электр энергиягә бәяләрнең төшүенә китерде. Мәсәлән, Кытайда бер киловатт якынча 2,7-2,8 цент тора, бездә – бары тик 1,5 цент. Бу шактый кечкенә күрсәткеч”, - дип Джордж Рижинашвили зарланды. Александр Габуев үзара инвестицияләр юлында һәрвакыт үзгәрүче кагыйдәләр, девальвация, “зәңгәр якалар” проблемасы, 2011 ел теракты вакытында куркынычсызлыкның тулысынча тәэмин итмәүдә шикләнелгән Домодедово аэропортының иясе Дмитрий Каменщикны кулга алу, санкцияләр торуын ассызыклады. Ул аларның чишү юлларын да билгеләде. Мәсәлән, Азия илләрендә сәүдә һәм инвестицион вәкиллекләрне ачу Россия турында информация дәрәҗәсен арттырачак, дәүләт заказының ачык базары конкурентлы тирәлекне арттырыру белән тәэмин итәчәк, резервацияләрнең тагын да югары сыйфаты бизнесның үз дисциплинасына тәэсир итәчәк, ә Азия белән контакт базалар финанс институтларны, эшлекле советларны һәм башка бизнес-ассоциацияләрне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Казан аша Пекинга бару, яисә ничек яхшы күршеләр булырга Дискуссиядә катнашучылар энергетика темасыннан транспортка күчтеләр. «РЖД» ААҖ Беренче вице-президенты Александр Мишарин тимер юл машина төзелеше, электрлаштыруга инвестицияләрне җәлеп итү турында сөйләде. Алар әлеге өлкәләрнең үсешенә бик яхшы тәэсир итәчәк. Бүген үк Кытай хезмәттәшләре белән Мәскәү – Пекин транспорт коридоры кысаларында Мәскәү – Казан югары тизлекле магистрале участогы проекты төзелә. Әмма монда да проблемалар килеп чыкты. Концессияләр, дәүләт гарантияләре формалары өлкәсендә канунчыллык авырлыклары анык аңлатма таләп итәләр. Шулай ук финанс ярдәм һәм финанс институтлар кирәк. Дискуссия кысаларында төньяк диңгез юлы проекты каралды. - Хәтта дөнья икътисади тотрыксызлыгы Азиянең эре базарларына башка илләргә капитал экспортын үстерергә комачауламый. Мәсәлән, бездә, Татарстанда, һәм Россиянең башка регионнарында сөйкемле инвестицион мәйданнарны булдыру һәм узып киткән үсеш территорияләре буенча яңа федераль инициативасы, Кытай, Япония, Көньяк Корея, Тайланд, Индонезия һәм Вьетнам инвесторларының карашларын безнең якка боралар. Әмма бу вакытка кадәр Россия чит ил инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә лидер булмагач, һәм хәтта җәлеп ителгән акчалар күләме буенча беренче утызлыкка кермәгәч, илгә аерым системалы үзгәрешләр кирәклеге күренә”, - дип Россия-Азия дискуссиясеннән соң Талия Миңнуллина фикер белән уртаклашты.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
4
март, 2026 ел
«Инвестицион мохит» проекты кысаларында язгы һава торышы фаразы
Белешмә өчен: Татарстанда физик культура һәм спорт тармагының хәзерге хәле Россия Президенты указлары һәм йөкләмәләре нигезендә дәүләт сәясәтен, «Физик культураны һәм спортны үстерү» РФ Дәүләт программасы чараларын һәм «Демография» милли проектының «Спорт — тормыш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсе булып тора.
3
март, 2026 ел
Уганда илчелеге Агентлыкка килде
3 һәм 4 мартта Уганда Республикасы Илчелегенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Мозес Каваалууко Кизиге җитәкчелегендәге делегациясе Татарстан Республикасына эш визиты белән килде.
2
март, 2026 ел
Килешү имзаланды
Кытай инвестиция компаниясе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасында үзара аңлашу һәм хезмәттәшлек турында килешү
Онлайн-конференция
10 мартта TatCenter онлайн-конференциясе кысаларында эксперимент барышы һәм аның алга таба үсеше турында экспертлар фикер алышачак, алар арасында Агентлык җитәкчесе Талия Миңнуллина да бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз