Бүген, 29 февральдә, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Сәүдә-икътисади диалог: Россия – Япония” бизнес-миссиясендә катнаша. Россия делегациясен РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров җитәкли.
Якшәмбе көнне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Денис Мантуров Mitsubishi Heavy Industries чүп эшкәртү заводын карадылар. 24 мең кв. м гомуми мәйданы булган оешма көнгә 400 тоннага кадәр каты калдыкны эшкәртә ала.
Тыныштыру экскурсиясе барышында кунакларга чүп эшкәртү оешмасының эше турында җентекләп сөйләделәр. Рөстәм Миңнеханов японлылардан каты калдыкларны яндырудан соң чыккан җылылык һәм пар куллану, шулай ук зарарлы һәм агулы матдәләренең читкә агулардан саклану чаралары турында кызыксынды.
Миссиянең беренче көне “Россия һәм Япония арасында бердәм проектлар: яңа мөмкинлекләр һәм перспективалар” сессиясе белән башланды, анда Россиянең сәнәгать һәм cәүдә министрының урынбасары Георгий Каламанов, Япониянең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрлыгының сәүдә сәясәте буенча генераль директоры Коичи Акаси һәм башка югары дәрәҗәле кунаклар чыгыш ясадылар.
Эшлекле программа “Эшкәртү сәнәгатендә инновацияләр: Япония компанияләренең тәҗрибәсе”, “Фармацевтика һәм медицина сәнәгатендә хезмәттәшлек” сессияләре белән дәвам итте. Россия делегациясенең актив эше “Инфраструктураны модернизацияләү өлкәсендә Россия-Япония хезмәттәшлеге” сессиясендә барды. Анда Россия ягыннан шулай ук «РЖД» ААҖ президенты Олег Белозеров, Хабаровск крае губернаторы Вячеслав Шпорт, Ульяновск өлкәсе губернаторы Сергей Морозов катнашалар.
РФ сәнәгать һәм сәүдә министры Россиядә бүген 270 Япония компаниясе эшли, ә инвесторлар 12 млрд. доллар Россия инфраструктурасына һәм җитештерүенә кертте дип искә төшерде. Ул күтәрелүче кояш иленең күп гасырлы философиясен чагылдыручы Япония мәкален билгеләп әйтте: "Ике йөрәк берләшсә, алар җирне алтынга әйләндерә алалар”. “Россия регионнары линиясе буенча инвестицион хезмәттәшлек перспективалары бар”, - дип безнең илләр арасында инвестицион контракт турында Денис Мантуров билгеләде.
“Пленар утырышта катнашучылар 2015 елда Россия илдә бизнес алып бару шартларын бәяләүче Doing Business Халыкара финанс корпорациясе (IFC) һәм Бөтендөнья банкы рейтингында үз позицияләрен яхшыртуын да билгеләп үттеләр. Ул 11 позициягә күтәрелеп, 51-нче урынны алды һәм РФ президентының “май указлары”нда билгеләнгән 50-нче урыннан бер адымга кала. Япония бизнесменнары Россиянең киң территорияләре, ресурслары, зур базары, сатып алу сәләте, инфраструктура үсешенә таләпнең артуы өчен сөйкемле объекты булуында бер фикердә булып чыктылар. Россия өчен Япониянең кызыксынуы аеруча мөһим, чөнки белгечләр прогнозы буенча 2020 елга дөнья ТЭПында Азия өлеше 50%тан артык булачак.
Япониянең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министрының Халыкара эшләр буенча урынбасары Такаюки Уэда традиция буенча бөтенесенә сәламәтлек һәм уңышлар теләде. Бүген безнең илләр арасында энергетика, сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә инвестицион хезмәттәшлек активлаша дип ассызыклады. Соңгы 10 елда Россия һәм Япония арасында товар әйләнеше күләме 4 тапкырга үсте.
Пленар утырышының дискуссиясе барышында катнашулчылар Россиядә 20 дән артык өлкә импорт алмашу планы Япония инвестицияләре катнашуы белән тормышка ашырылырга тиеш дип билгеләделәр. Әмма Россиядә эшләүче Япония бизнесменнарның берсе җитештерүләрне локализацияләү барышында сату проблемасына зарланды. Денис Мантуров җавап бирде: “Япония сыйфаты традиция буенча югары һәм аның конкурентлыгы шикләнү тудырмый”.
Икътисади үсеш министры урынбасары, сәүдә-икътисади мәсьәләләр буенча Россия-Япония хөкүмәтара комиссиясенең Россия өлешенең рәисе урынбасары Станислав Воскресенский, доклад белән чыгыш ясаганда, Азия-Тын океан регионы – Вьетнам, Кытай, Сингапур белән мөнәсәбәтләрен ныгытуын ассызыклады.
- Япония бизнесменнары таможня канунчыллыгына зарландылар. Әлеге мәсьәләне без карадык, нәтиҗәләр бар. Санкт-Петербург порты һәм Владивосток порты таможня процедураларын җиңеләйтү буенча үзгәртүләрне кертүдә үзәктә булачак, - дип спикер белдерде.
Ул шулай ук узган елның июлендә кабул ителгән дәүләт-хосусый партнерлык турында яңа канун, Россиянең яңа инициативасы – узып китүче үсеш территорияләре турында сөйләде.
Япония бизнесы карашыннан Россиядә бизнеста проблемалар турында Marudeni корпорациясе президенты Фумия Кокубу әфәнде җентекләп сөйләде. Ул Россиядә төрле рөхсәт кәгазьләрен алуда һәм тулысынча юридик системасының авырлыгына зарланды. Әлеге ребусны чишү – регулирлаштыруны җиңеләйтү, уен кагыйдәләрен ачыкландыру.
“Хезмәттәшлек приоритетлары” пленар утырышында Япониянең икътисад, сәүдә һәм сәнәгать министры Хаяси Мотоо һәм Денис Матнуров яңа килешүләр кысаларында хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
- Япониядә март - тулысынча хатын-кызлар ае. Монда «Момо-но сэкку» - Персикларның чәчәк атуы яисә Кызлар бәйрәме, икенче төрле әйткәндә, Курчаклар бәйрәмен билгелиләр. Ул өченче айның өченче көненә туры килә һәм нәкъ шул көндә күп туйлар уздырыла. Япония һәм Татарстан 3-нче мартка инде хәзер җимешләрне китерүче бәхетле, нык һәм үзара табышлы берләшмәсенә киләчәкләр дип уйлыйм. Шулай, «Мицубиси Хэви Индастриз» һәм «Соджиц Корпорейшн» компанияләре 2010 елда барлыкка килгән контракт буенча аммиак, метанол һәм гранулалы карбамидны җитештерү буенча “Аммоний” югары технологияле комплексын тормышка ашыруда катнашалар. 12 февральдә Татарстанда урнашкан Россиядә иң зур химия заводы проектлы күәткә кереште. Япониягә безнең эшлекле визиты яңа проектларга нигез булачак, - дип Талия Миңнуллина сөйләде.