Татарстан һәм Катар: якынлашу

2016 елның 3 марты, пәнҗешәмбе

3 мартта Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның «Global Advisory» компания идарәсенең рәисе Әбдул-Хади Аль-Хаджәри белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Бер көн элек Катардан кунаклар Казан һәм Яр Чаллы сәнәгый оешмаларын һәм инновацион мәйданнарын карадылар. Алар аралашуны киңәйтү өчен республикада булган бизнес үстерү өчен мөмкинлекләрне карачаклар дип ышану белдерделәр. “Без берничә бердәм оешма оештыра һәм хезмәттәшлекне ныгыта алабыз. Үзара табышлы хезмәттәшлек өчен төп юнәлешләр авыл хуҗалыгы, ИТ-индустрия, автомобильләрне җитештерү, нефтехимия секторы була ала”, - дип Абдуль-Хади Аль-Хаджери билгеләде.

- Катар – бай ил. Ул ХВФ (рус. МВФ) бәясе буенча 2015 елда бер кешегә ТЭП дәрәҗәсе буенча дөньяда беренче урында тора. Шундый югары икътисади күрсәткечләр зур нефть һәм газ запаслары аркасында мөмкин. Без Катарда 2015 елның декабрь башында зур делегация белән булдык. Хәзер якынлашу ягына хәрәкәтләр дәвам итә, - дип Талия Миңнуллина аңлатма бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International