Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Агентлык турында
Агентлык турында белешмә
Җитәкчелек
Агентлыкның структурасы (схема)
Норматив документлар
Агентлыкның бурычлары һәм функцияләре
Иҗтимагый совет
Агентлык тарихы
Санлы трансформация
Эшчәнлек
Контактлар
Инвесторлар өчен мәгълүмат
Бөтендөнья инвестиция агентлыклары ассоциациясе (WAIPA)
Инвестицияләр һәм үсеш агентлыкларының милли ассоциациясе (ИҮАМА)
Кадрлар сәясәте
Коррупциягә каршы көрәш
Дәүләт заказында катнашу
«Инвестиционный час» с районами Татарстана и Инвестсовет.
Халыкара икътисадый чаралар
БМО линиясе буенча эш
Ситуационный үзәге
Чыгымнарны каплауга субсидияләр
Документлар
Татарстан Республикасының Инвестиция картасын төзү һәм алып бару кысаларында мәгълүмати хезмәттәшлекне оештыру турында килешү
Матбугат хезмәте
Агентлык җитәкчесе һәм хезмәткәрләре чыгышлары
Фоторепортажлар
Контактлар
Яңалыкларга язылу
Интернет кабул итү бүлмәсе
Түләүсез юридик ярдәм
Гражданнарны кабул итү
Интернет кабул итү бүлмәсе
Еш бирелә торган сораулар
Мөрәҗәгать статусын тикшерү
Татарстан Республикасы Ведомстволары
Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы
Татарстан һәм Кытайның инвестицион диалогы чын эшләргә гамәлгә ашырыла
2016 елның 4 марты, җомга
4 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнехановның Сычуань Кытай провинциясенең вице-губернаторы Лю Цзе белән очрашуда катнашты. Кунакларны сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Кытай белән актив аралаша, регионга КХР җитәкчелеге, бизнес-делегацияләр вәкилләре күп тапкыр килделәр дип әйтте һәм Казанда якын вакытта КХР консуллыгы ачылачак дип билгеләде. Очрашу барышында Кытай партнерлары белән хезмәттәшлек өлкәсендә берничә перспектив юнәлешләр билгеләнде. Мәсәлән, “КАМАЗ” ААҖ белән аралашу – Кытайда Россия зур йөк машиналарын һәм Татарстан территориясендә Кытай автомобильләрен җыю, Яр Чаллы мәйданында “Хайер” компаниясенең көнкүреш техника җитештерүен ачу һәм “Мәскәү – Казан” югары тизлекле тимер юл магистрален төзү проекты. Сычуань провинциясе белән контактлар турында сөйләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстанның 2014 елдан башлап “Идел – Янцзы” эшлекле группа составына керү, узган елның август аенда Татарстан Сычуань провинциясе белән хезмәттәшлек турында килешүгә кул кую турында искә төшерде. Лю Цзе әфәнде түбәндәге сүзләрне билгеләде: “Бу юлы Казанга килгән безнең эре компанияләр вәкилләре Татарстан территориясендә бердәм проектларны тормышка ашыру һәм, гомумән, Россиягә инвестицияләү вариантларында кызыксынуларын белдерделәр”. - Бары тик “Алабуга” МИЗ территориясендә Кытай бизнесы катнашуы белән өч компания бар, ә Яр Чаллыда апрельдә көнкүреш техника җитештерүе ачылачак. Бүген без күп төрле мәсьәләләр карадык: Казан – Чэнду туры авиа элемтәсе (2016 елның маенда Мәскәү – Чэнду рейсы ачылуы планлаштырыла), авиа- һәм вертолет төзелеш, авыл хуҗалыгы, мәгълүматлаштыру, көнкүреш техниканы җитештерү, мәгариф, туризм, мөмкин булган инфраструктур проектлар һәм шулай ук транспорт өлкәсендә аралашу. Ниятебез җитди. Якын вакытта Татарстанга Сычуань провинциясенең иң югары дәрәҗәле шәхес килергә планлаштыра, - дип очрашудан соң Талия Миңнуллина белдерде.
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
23
апрель, 2026 ел
Татарстан яшьләренә халыкара аренага юл салабыз
Хәзерге вакытта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгының Иҗтимагый советы әгъзасы булган Татарстан Республикасының инвестицион үсеш мәсьәләләре буенча яшьләр киңәшчесе Элеонора Йосыпова «Буыннар арасында диалог: яшьләрнең Азиядә һәм Тын океан төбәгендә барлык яшьтәгеләр өчен җәмгыять төзүгә карашлары» темасына сессия кысаларында БМОга ярдәм итүнең Россия ассоциациясе чарасында тәкъдимнәр белән чыгыш ясады.
22
апрель, 2026 ел
Гарәп Әмирлекләре белән инвестиция хезмәттәшлеген ныгытабыз
Әңгәмә барышында яклар «Марафон» инвестицион төркеме белән хезмәттәшлекне, шулай ук ваклап сату һәм спортны үстерүне карады.
17
апрель, 2026 ел
Чит илләрнең Россиядәге дипломатик миссияләре делегациясе ТР инвестицион үсеш агентлыгында булды
Татарстанның инвестицияләрне үстерү агентлыгына чит ил вәкиллекләре делегациясе килде. Агентлык җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев һәм Агентлык җитәкчесе Тәлия Миңнуллина республиканың инвестиция мөмкинлекләрен тәкъдим иттеләр һәм халыкара хезмәттәшлекне ныгыту юнәлешендәге әзерлекләрен расладылар.
16
апрель, 2026 ел
Татарстан һәм Төркия: яңа проектларга басым
16 апрельдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Полимекс» холдингы Идарәсе рәисе Эрол Табанджа (Төркия) белән очрашты. Очрашуда Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасының Төркия Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин катнашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз