17 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Сычуань тимер юл инвестицион компанияләр группасы Мәскәү вәкиллеге башлыгы Жань Чжэнхай әфәнде һәм холдингның Татарстан филиалы директоры Лю Цзяньцзюнь әфәнде белән эшлекле очрашу уздырды.
- Татарстанның Сычуань провинциясе белән диалог урнаштырылды инде – узган елның җәендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куелды. Безнең очрашулар ешрак һәм эчтәлеклерәк үтә. Мәсәлән, Татарстан иң зур Кытай корпорацияләренең берсе үз филиалын ачкан беренче Россия регионы булып тора. Бу безнең Кытай хезмәткәрләренең җитди ниятләре турында әйтә. Аларны күбрәк Татарстандагы инфраструктур проектлар кызыксындыра. Якын вакытта без Казанда Сычуань тимер юл инвестицион корпорациясенең эшлекле группасын визит белән көтәбез, - дип Талия Миңнуллина белдерде.
Сычуань тимер юл инвестицион компанияләр группасы – дәүләт милеге белән идарә итү буенча вәкаләтле Сычуань хөкүмәт органы булып тора. Ул Кытайда төп инфраструктур һәм төзелеш проектларга инвестицияләү буенча алда баручы компанияләрнең берсе, Дәүләт милеге белән идарә итү һәм контроль буенча Сычуань комитеты карамагында булган алда баручы оешма булып тора. Капиталы – 3 млрд. доллар (20 млрд. юань), корпорациянең гомуми активлары 27 млрд. долларга бәяләнә. Холдингка 26 компания керә, хезмәткәрләрнең гомуми саны 20 мең кеше тәшкил итә.