"Россия бизнесы күәтләрне күчерү турында уйлана"
24 мартта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Мәскәүдә "Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр Россия берләшмәсе" (СЭРБ) Бөтенроссия җәмгыяви оешмасының XXIII корылтаенда катнаша. Корылтай РФ Президенты Владимир Путин катнашуы белән Россия Бизнес Атнасы кысаларында үтә.
Россия икътисады: "ноль янында"
Беренче булып корылтайда РФ Икътисади үсеш министры Алексей Улюкаев, РФ Финанслар министры Антон Силуанов һәм сәнәгать һәм сәүдә министры Денис Мантуров сүз башладылар.
Алексей Улюкаев фикере буенча, хәзерге Россия икътисадының хәлен "ноль янында" дип бәяләмә бирергә була. "Нигез буенча без базарлар чимал товарларына бәяләр ягыннан гына түгел, әмма капитал хәрәкәте, фонд базарларының хәле ягыннан тигезлек әкрен генә капшап табалар дип уйлыйбыз. Без бу төшүнең тукталуын аңлата дип уйлыйбыз. Тугызынчы айга төшү тукталды һәм Россия икътисадын бер танылган авторның китап исеме - "Ноль янында" дип бәяләргә дөресрәк була. Аерым айлар буенча тигезләтелгән сезонлылык белән – 0,1% плюс, ә кайберләре буенча – 0,1% минус. Плюсларны һәм минусларны кушсак, алар тугыз була һәм ноль килеп чыга", - дип Икътисади үсеш министрлыгы башлыгы уйлый.
Керем инвестицияләргә юнәләчәк
Антон Силуанов белдергәнчә, нефтькә бәяләр төшү аркасында, югары бәяләр периодында тоткарлыкта булган өлкәләр үсә. "Хуҗалык субъектларының кереме 53%ка үсте. Югары бәяләр периодында тоткарлыкта булган өлкәләр сулый башлады. Безнең икътисад Голландия хәленнән котыла. Без бу керемнең дивидентларны түләүгә түгел, ә инвестицияләргә юнәләчәк дип көтәбез", - дип спикер билгеләде.
- Төрле илләрдә үз җитештерүен урнаштырган Россия бизнесы хәзер күәтләрне күчерү турында уйлана. Без бу темага күп сөйләшүләр уздырабыз. Шуңа күрә безнең өчен бу корылтай – кулны ил пульсында тотуның яхшы мөмкинлеге һәм, әлбәттә, Россия инвесторларын эзләү өчен мәйдан, - дип Талия Миңнуллина аңлатма бирә.
Бу елга кризиска каршы план чиктәш өлкәләр (автомобиль төзелеше, торак төзелеш, җиңел сәнәгать) үсеше өчен зур эффекты булган һәм азык-төлек куркынычсызлыгы һәм социаль стабильлек (авыл хуҗалыгы, дарулар әйләнеше) ягыннан мөһим булган икътисад секторларында кире кайтмас кризис хәлләрне булдырмауга юнәлгән чараларны үз эченә ала.
Шулай ук корылтайда Россия хезмәт базары темасы каралды. Шулай, кризиска каршы план кысаларында 3 млрд. сум дәрәҗәсендә РФда хезмәт базарына ярдәм күрсәтү программаларын өстәмә финанслау каралган. Дмитрий Медведев сүзләре буенча, шул максат белән хөкүмәт тагын 7 млрд. сум резервка куя. 5,5 млрд. сум регионнарга субвенцияләргә эшсезлек буенча социаль түләүләргә, якынча 29,8 млрд. сум инвалидларга реабилитация өчен техник җиһазлар белән тәэмин итүгә бирелергә планлаштырыла.
Моңа да карамастан эшсезлек үсеше хәтәре бу елда, узган елга караганда, югарырак. Росстат мәгълүматы буенча, 2015 елда РФда яшәү өчен кирәк булган минимумнан кечерәк булган кереме белән кешеләр саны, узган елга караганда, 9 ел эчендә максимумга җитте: 16,1 миллионнан 19,2 миллион кешегә кадәр, яисә илдә яшәүче бөтен кешеләрнең 13,4%ка кадәр.
Татарстан сәнәгатьчеләрен билгеләп үттеләр
Корылтайда Сәнәгатьчеләр һәм эшмәкәрләр берләшмәсенең иң танылган әгъзаларын бүләкләү яхшы момент булып торды. Татарстаннан "Нижнекамскнефтехим" ААҖ Генераль директоры Азат Бикмурзин һәм "Казан мотортөзелеш җитештерү берләшмәсе" ААҖ Генераль директоры Дамир Каримуллин җиңүчеләр санына керделәр. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы үз якташы белән горур һәм аларга алга таба да профессиональ уңышларга ирешергә тели!
Корылтай эше РФ Үзәк Банкы рәисе Эльвира Набиуллина һәм "РОСНАНО" ААҖ идарәсе рәисе Анатолий Чубайс докладлары белән дәвам итте.
Владимир Путин: "Казанда World Skills команда әзерләнүен таләп итә"
Корылтай эшенең икенче яртысы дәүләт башлыгының килүе белән билгеләнде. Владимир Путин салым һәм финанс системалары, инвестицион климат, хезмәт базары, социаль инвестицияләр һәм башкалар буенча уртаклашырга ниятләнә.
Президент 2019 елда Казанда узачак World Skills эш профессияләр чемпионатына аерым игътибар итте. Чемпионатта катнашу өчен команданы әзерләргә кирәк.
Кремль матбугат хезмәте элек белдергәнчә, алга таба президент бизнесменнар белән ябык очрашу уздырачак, анда салым һәм финанс системалары, инвестицион климат, административ барьерларны бетерү, хезмәт базары һәм социаль инвестицияләр буенча фикер алышырга планлаштырыла.