Көнбатыш Африкадан кунаклар Kazansummit чарасына киләчәкләр

2016 елның 29 марты, сишәмбе

Россия Федерациясендәге Сьерра-Леоне Республикасы илчесе Джон Сар Ямбасу Татарстанга беренче тапкыр киләчәк. Ул Казанда 19-21 майда узачак "Россия – Ислам дөньясы: Kazansummit - 2016" VIII Икътисади фгрумы эшендә катнашачак.

Сар Ямбасу әфәнде 2010 елның октябреннән илче урынын алды. Аның килүе белән безнең илләр балыкчылык һәм балык хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлеген яңарттылар, ә ике ел элек Фритаун шәһәрендә (Сьерра-Леоне башкаласы) сәнәгый үсеш буенча Берләшкән Милләтләр Оешмасы проектын Россиядән финанслау кысаларында барлыкка килгән Балыкчылык уку үзәгененең тантаналы ачыш церемониясе узды.

Дәүләтнең исеме Сера-да-Лиона тавының Португалия теленнән барлыкка килә, ул "арыслан сырты" яисә "арыслан-тау" мәгънәсен белдерә. Сьерра-Леоне – Африканың Көнбатыш яр буенда урнашкан ил. Зурлыгы буенча аны Шотландия белән чагыштырырга мөмкин, ә климат монда кызу һәм дымлы. Илдә яшәүчеләрнең күбесе авыл хуҗалыгы, дөге, пальма җимешләре, имбирь, кофе һәм какао борчакларын үстерү белән шөгелләнәләр. Илдә тимер рудасы, боксит һәм алмазлар запаслары бар. Нәкъ кофе, какао һәм алмазлар экспортка баралар.

- Илнең 70% кешеләре мөселманнар булгач, әлеге Көнбатыш Африка иленең форум белән кызыксынуы очраклы түгел. Моннан башка монда Ислам үсеше банкының 12 вәкиллекләренең берсе ачылган, ул мөселман университеты төзелешен, техник ярдәмен һәм кагәзь фабрикасы төзелешен финанслый. Ил күпьеллык сугышлардан соң икътисадны аңлый, саммит мәйданы Сьерра-Леоне яңа икътисади тарихында башлангыч ноктасы була ала, - дип Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина саный.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International