26 мартта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина "Акыллы акчалар" презентацион сессия кысаларында ТР бизнес берләшмәсе вәкилләре һәм алдагы экспертлар белән стартаплар һәм бизнес-проектлар очрашуында актив катнашты.
Чарада 40 тан артык инвестор булды, ИТ-технологияләр, сәнәгать, медицина һәм мәгариф кебек өлкәләрдә 13 бизнес-проект презентацияләнде. Проектларны тормышка ашыру өчен кирәк булган барлык инвестицияләр күләме якынча 40 млн. сум тәшкил итте.
Сәламләү сүзендә Талия Миңнуллина Татарстан Россиядә инвестицион эшчәнлек үсеше буенча алда баручы регион булып торуын билгеләде.
- Бары тик узган елда республикага һәр көнне 2,3 миллион чит ил инвестицияләр җәлеп ителде. Әлеге саннар күбесенчә монда катнашучы кешеләр аркасында мөмкин булды. Без яшь, матур һәм акыллы яшьләр стартаплар һәм венчур инвестицияләр кебек мөһим эшләр белән шөгелләнүенә шат. Курыкмаган, берәр нәрсәне үзгәртергә һәм яңаны кертергә теләгән битараф булмаган кешеләр бөтен бу дөньяны алга таба этәләр. Сезгә уңыш, сабырлык һәм беркайчан да бирешмәскә телим. Чөнки кем бирешми, һәрвакыт үз максатына ирешә, - дип Талия Миңнуллина юл теләкләрен бирде.
"Акыллы акчалар" очрашуы нәтиҗәсендә өч проект сессия экспертларыннан югары бәя алдылар һәм чараны оештыручылардан бүләкләр белән билгеләнде, ә 20 минут эчендә азык-төлекне китерүче "Турбо-доставка" Казан проекты үз инвесторын тапты.