Туристларны җәлеп итү үзәге инвесторларны да җәлеп итә

2016 елның 29 марты, сишәмбе

29 мартта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев HEFI Development компаниясе җитәкчелеге белән очрашуда катнашты. Очрашуны ТР Премьер-министры Ильдар Халиков уздырды.

Очрашу барышында кунакларга Татарстанның туристик сөйкемлелеге тәкъдим ителде, ул соңгы елларда Россия регионнарыннан һәм чит илләрдән туристларны җәлеп итү үзәгенә әйләнде. Нефть чыгару һәм нефть эшкәртү кебек традицион икътисад өлкәләре белән бергә яңа юнәлешләр үсеш ала, алар арасында мәгълүмати технологияләр һәм туристик өлкә. Бары тик 2015 елда республикага 2,7 млн. турист килде. Күп төрле халыкара форум һәм спорт чаралары үткәрелә, бүген 2018 елда узачак футбол буенча дөнья чемпионатына әзерләнү бара.

HEFI Development компаниясе вәкилләре, үз чиратында, хәзерге визит кысаларында туристик хезмәт күрсәтүнең сыйфатын, шулай ук тарихи мирасын саклау буенча куелган көчен күрә һәм бәяли алдылар. Очрашуда катнашучылар Югары Ослан районы территориясендә бердәм проектны тормышка ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International