КазанСаммит тартмачыгы "Магриб энҗесе" белән тулыландырылды

2016 елның 31 марты, пәнҗешәмбе

РФдагы Алжир Халык-Демократик Республикасының Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Смаил Аллауа Казанда 19-21 майда узачак "Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit - 2016" VIII икътисади форумында катнашачак.

Алжир, Африка базарларына капкалар булып һәм ЕБ белән көчле хокук базасын алып, регионда стратегик позицияләрен ала. Шуның өчен монда икеяклы мөнәсәбәтләрне үстерү перспективалары шактый сөйкемле.

- Алжир Россиянең Африкада һәм гарәп дөньясында иң зур сәүдә партнерларының берсе булып тора. Ул 2015 елда, якынча 2 млрд. доллар тәшкил итеп, Россия белән товар әйләнеше 2,2 тапкыр үскән илләрнең берсе. Моннан башка Россия сәнәгый продукциясен экспортлау Алжир өчен иң перспектив булып кала, чөнки бүгенгә ул бу Африка иленең 62,5% ТЭПын тәэмин итә. Алжир икътисадының нигезе – газ һәм нефть. Алар 30% ТЭП, 60% дәүләт бюджетының керем өлкәсен,  95% экспорт керемен бирәләр. Газ запаслары буенча Алжир дөньяда 8-нче урында, ә нефть запаслары буенча 16-нчы урында тора. Без энергетика, файдалы казылмаларны чыгару һәм металлургия сәнәгете, машина төзелеше, су хуҗалыгы кебек өлкәләрдә уңышлы аралашабыз. Бездә тагын бер тоташу ноктасы бар. Казанның Алжирда шәһәр-ахирәте – Тлемсен бар, аны "Магриб энҗесе*" дип атыйлар, - дип Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина сөйләде.

* Магриб – Төньяк Африканың борынгы исеме.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International