“Азия юлбарысы” янына визит

2016 елның 1 апреле, җомга

2016 елның 28-30 мартында Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина җитәкләгән Татарстан Республикасы делегациясенең Көньяк Кореяга эшлекле визиты үтте.  Мәсәлән, делегация составына ТР сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы вәкилләре керделәр.

Икътисади күрсәткечләр һәм заманча технологияләр үсеше өчен Көньяк Кореяны “дүрт Азия юлбарысы”ның берсе дип атыйлар. Моннан башка Bloomberg агентлыгы илне дөньяда иң инновацион илләр рейтингында беренче урынга куйды. Бөтендөнья банкы мәгълүматы буенча 2015 елда Көньяк Корея бизнесны алып бару өчен иң уңай климаты белән, беренче унлыкка кереп, бишенче урында тора (Россия – 62 нче урында, барлыгы рейтинг 189 илдә эшмәкәрлек климатын тикшерә). 2015 елда Көньяк Корея төрле илләргә 30 миллиардтан күбрәк доллар инвестицияләде, ә РФ Үзәк Банкы мәгълүматы буенча, Россиягә 2% тан кимрәк инвестиция килде.

Эшлекле визит барышында Корея Республикасындагы Россия Федерациясенең Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Александр Тимонин, Көньяк Кореядә РФ сәүдә вәкиле Михаил Бондаренко, Көньяк Корея сәнәгать, сәүдә һәм энергетика министрның беренче урынбасары Ale Kwan Seop әфәнде белән сөйләшүләр узды, бизнес берләшмәсе вәкилләре белән очрашулар узды, Талия Миңнуллина, шулай ук, Сеул, Ульсан һәм Тэджон шәһәрләрендә зур холдингларның җитештерү мәйданнарын карады. Хезмәттәшлекне үстерү буенча төп кызыксыну нефтехимия, авыл хуҗалыгы һәм мәгълүмати технологияләр өлкәсендә билгеләнде. Җиңел сәнәгать, косметология һәм фармацевтика өлкәләрендә проектлар үсеше перспективалары бар.

- Бу илгә визитны без яхшы әзерләдек, чөнки безнең республикалар – Татарстан һәм Көньяк Кореяның хезмәттәшлегендә зур потенциал бар. Очрашуларга кадәр Агентлык зур аналитик эш башкарды. Бер ел элек мин Россия Федерациясендәге Корея илчелегенә килдем, ә декабрьдә инде шул нигездә Татарстанның инвестицион һәм сәнәгый потенциалы презентациясе үтте. Шул вакытта Корея бизнесменнарның һәр кварталда узучы утырыш кысаларында 30 дан артык Корея эшмәкәре Татарстанда инвесторлар эше белән таныштылар. Аларның кызыксынулары Көньяк Кореягә визитының сәбәбе булды. Алдан килешүләр бар. Хезмәттәшлекне үстерү өчен тагын бер визиты 2016 елның июненә планлаштырылган, - дип Талия Миңнуллина сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International