6 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Татарстан делегациясе составында Чехия республикасына килде, ул Чехиянең Көньяк Моравия өлкәсендә Татарстан Республикасы Көннәрендә катнашачак. Татарстан делегациясен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
Брно шәһәренең аэропортына килгәч, Татарстан кунакларын Көньяк Моравия өлкәсе Гейтманы Михаил Гашек каршы алды.
Өлкә администрациясендә киңәйтелгән составта очрашу узды, анда Талия Миңнуллина, Татарстан Республикасы делегациясенең башка әгъзалары һәм Көньяк Моравия администрациясе вәкилләре катнаштылар. Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, Татарстанның Көньяк Моравия белән хезмәттәшлеге сәүдә-икътисади, мәдәни, социаль, белем мөнәсәбәтләр өлкәсендә генә түгел, әмма Көньяк Моравия өлкәсе мисалында хакимиятнең региональ тармагы эшен оештыру өлккәсендә дә бара. Очрашу азагында, ММЧ вәкилләре сорауларына җавап биргәндә, Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне белдерде: “бүгенгә төп бурыч - сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләргә нигезләнеп, Көньяк Моравия белән мөнәсәбәтләрен мәдәни, туристик, белем аралашуын үстерүгә игътибар итү. Михаил Гашек, үз чиратында, бу юлы да визит яңа проектларга китерәчәк дип ышану белдерде.
Рәсми программадан соң кунаклар Соно-үзәгендә Татарстан Республикасының сәнгать остазлары концертын карадылар, анда шулай ук заманча Татарстанның фото күргәзмәсе һәм Татарстан Республикасының милли сәнгатьле һөнәрләр экспозициясе ачылды.
7 апрельдә эшлекле визитның икенче көне Европаның татарлар Альянсы утырышыннан башланды. Талия Миңнуллина Чехия-Татарстан эшлекле форумында Татарстанның инвестицион потенциалы презентациясен тәкъдим итте.
- Эшлекле сәфәр ике республиканың алдагы планнары турында фикер алышуның яхшы мөмкинлеге булды. Монда төрле очрашулар уздырам. Чехлар әйткәнчә, “Көнне, кич җитмичә, мактама”, шуның өчен без башта эшлибез – соңрак сөйләчәкбез, - дип Талия Миңнуллина кызыксыну тудырды.