Татарстанның инвестицион климаты – Россиядә иң яхшы

2016 елның 7 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елда Россия Федерациясе регионнарының инвестицион климаты хәленең Милли рейтингы нәтиҗәләре буенча Татарстан элеккечә бизнес-структуралар өчен иң уңай инвестицион шартлар белән тәэмин иткән регион-лидер кала. 7 апрельдә Икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек буенча комитеты утырышында депутатлар һәм хакимиятнең башкарма органнары шул көчле позицияне ничек тоту турында фикер алыштылар.

Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы вәкилләре утырыш эшендә катнаштылар. ТР Дәүләт Советы депутатлары 2015 елда Татарстан Хөкүмәтенең эше турында отчет карадылар, “Яр Чаллы” УҮТ (рус. ТОР) проблемалары һәм үсеш перспективалары турында сөйләштеләр һәм Татарстанда дәүләт-хосусый партнерлык, автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында республика законнарына үзгәрешләрне кертү турында Дәүләт Советы утырышында каравына закон проектларын әзерләделәр.

Утырышта билгеләгәнчә, республика тулай региональ продукт күләме буенча Россия субъектлары арасында 7 нче урында тора, төп капиталга инвестицияләр күләме буенча – 4 нче урын, авыл хуҗалыгы буенча – 4 нче урын, сәнәгый җитештерү һәм төзелеш – 5 нче урын, данәләп сатылучы сәүдә әйләнеше  буенча – 9 нчы урын, торак кертү буенча – 10 нчы урын. Татарстанда Россиянең 6,4% нефте чыгарыла, 49,5% полиэтилены, 45% синтетик каучук, 25,6% йөк машиналары, 24,4% автомобиль шиннар җитештерелә.

Кайбер мөһим саннар яңгырадылар. Мәсәлән, 2015 елда ТРП күләме 1 трлн. 825 млрд. сум (2014 ел белән чагыштырганда 16,6%ка үсү) тәшкил итте. Бер кешегә ТРП күләме – 472, 6 мең сум (2010 ел белән чагыштырганда 1,8 тапкыр үсте). Сәнәгый җитештерү индексы узган ел дәрәҗәсендә сакланды (100,4%).

2011-2015 еллар эчендә икътисад һәм социаль өлкә үсеше өчен республиканың төп капиталына 2,5 трлн. сум җәлеп ителде, аның 617, 2 млрд. сумы 2015 елда керде. Нәтиҗәдә ТРПга инвестицияләр өлеше 33,8% тәшкил итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International