“КазанСаммит – 2016” якынлашу белән һәр көнне үзгәрешләр күбрәк барлыкка килә. Шулай, 7 апрельгә Россиядәге 13 Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчеләр үзенең катнашуы турында белдерделәр. Алар арасында – Буркина Фасо кебек экзотик иленең илчесе Антуан Сомда әфәнде.
Әлеге Көнбатыш Африка иле масштаблары буенча зур түгел – мәйданы 274,2 мең кв. м. Әмма ул 50 дән артык ел БМО һәм Европа Берләшмәсенең ассоциацияләнгән әгъзасы булып тора. Илдә мастаблы реформалар һәм ЕБ канунчылыгын яхшырту бара. Алмашуга ассоциацияләнгән әгъза ЕБ базарларына пошлинасыз керү, финанс һәм икътисади ярдәм ала. 2015 елда импорт күләме 2,5 млрд. доллар тәшкил итте, ул экспорт күләменә бик якын – 2,2 млрд. доллар. Илдән күбрәк алтын һәм мамык (Кытай һәм Сингапурга күбрәк) чыгарыла, нефть, азык-төлек һәм җитештерү әйберләре (төп тәэмин итүчесе – Франция) импортлана.
Буркина Фасо – республика, 60% халкы – мөселманнар, шуның өчен илнең “Россия – ислам дөньясы” саммиты белән кызыксынуы ачык. Буркина Фасо якынча “намуслы кешеләр иле” дип тәрҗемә ителә.