7 һәм 8 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Будапештта узучы Татарстан көннәрендә катнаша.
Монда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән Татарстан делегациясе эшлекле визит белән Чехия Республикасыннан килде. Аэропорттан кунаклар Сабадаш (Азатлык) мәйданына юнәлделәр, анда алар Будапештны фашизмнан азат итү вакытында һәлак булган совет солдатлар һәйкәленә венок куйдылар. Алга таба “Вигадо” концерт залында Татарстан Республикасының сәнгать остазлары концерты узды.
8 апрельдә Талия Миңнуллина Венгрия-Татарстан бизнес-форумында Татарстанның инвестицион потенциалын тәкъдим итте. Ул бизнес-структураларны иң уңай инвестицион шартлар белән тәэмин итү буенча Россия регионнары арасында Татарстанның элеккечә лидер булып калуын искә төшерде. 2015 ел нәтиҗәләре буенча һәр көнне республикага 2,3 млн. доллар җәлеп ителә.
Безнең ватандашлар Венгрия хезмәттәшләренә шулай ук икътисади һәм сәнәгый уңышлар, республиканың туристик сөйкемлелеге, IT-технологияләр үсеше турында сөйләделәр.
Венгрия ягыннан Венгрия Милли Сәүдә Йорты генераль директоры Жанетта Дучаи-Олах, Венгриянең Милли икътисад министрлыгының икътисади үсеш һәм норматив көйләү мәсьәләләре буенча дәүләт сәркатибы Иштван Лепшени, Венгрия инвестицияләргә ярдәм итү буенча агентлыгы хезмәткәрләре сүз алдылар. Шул агентлык президенты Роберт Эшик белән Талия Миңнуллина эшлекле сөйләшүләр уздырды. Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе шулай ук Рөстәм Миңнехановның Венгрия чит ил эшләре һәм тышкы икътисади элемтәләр министры Петер Сийярто һәм премьер-министры Виктор Орбан белән очрашуда катнашты.
Рәсми чаралардан соң, берничә очрашу уздырып, Талия Миңнуллина үз фикере белән уртаклашты:
- Венгрия сәнәгате структурасында иң көчле сектор – машина төзелеше. Мерседес, Опель, Ауди, Сузуки танылган компанияләр монда үз җитештерүләрен ачты. «ИнноКам» территориаль-аерымланган инновацион-җитештерү үзәге үсеше концепциясен хисапка алып Венгрия һәм Татарстанның үзара табышлы хезмәттәшлеге нигезләнгән булып тора. Казан һәм Будапешт арасында яңа авиа элемтәләрне ачу буенча яхшы яңалыклар да бар. Күп килешүләр көтелә. План буенча беренче рейс 2016 елның декабрендә булачак.