Җиңү көненә кадәр 20 көн калды

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

19 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында 1941-1945 елларда Бөек Ватан Сугышында Җиңүнең 71 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнү буенча Республика оештыру комитетының утырышы узды. Утырышта Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты.

Хәзерге моментка республикада 65 675 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышның тол хатыннары һәм инвалидлары яши, 2015 елның маеннан хәзерге вакытка кадәр аларның рәтләреннән 11 меңнән артык кеше үлде. Шуның өчен Рөстәм Миңнеханов түбәндәге сүзләрне әйтте: “Һәр көн белән ветераннар саны кими бара. Алар белән һәрвакыт эшләргә кирәк”.

Утырышта сугыш ветераннары һәм инвалидларына даими рәвештә ярдәм һәм хезмәт күрсәтү, аларны сыйфатлы медицина ярдәме белән тәэмин итү турында отчетлар тыңланды. Бүген социаль тәэмин итүнең приоритетлы юнәлеше өй формасы булып тора, ул ветераннарга өй шартларында озаграк яшәргә мөмкинлек бирә. Бу елда өйләрдә 4028 сугыш ветераны һәм тол хатыны тәэмин ителә. Үз үзен карый һәм йөри алмаган ялгыз Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен стационар рәвештә социаль хезмәт бирүнең нормаль тормыш шартларын булдыруның актуаль формасы булып тора. Бу елда социаль тәэмин итүнең 32 стационар оешмасында 186 сугыш ветераны яши. Шулай ук яшьләрне патриотик тәрбиягә зур игътибар бирелде.

- Татарстанда ветераннары өчен күп нәрсә ясала. Әмма беркайчан да без бернинди дәүләт ярдәме чаралары белән сугыш кайгыларын, якыннарны югалтуларын, сугышта яшьлекне калдыруын, кичергән кайгы һәм хәсрәтләрне тулыландыра алмыйбыз. Сугыш – куркыныч. Тыныч вакытта яшәү - зур бәхет. 9 майда Агентлыкның бөтен коллективы Мәңгелек утка таҗлар кую һәм ветераннарны хөрмәтләп искә алу өчен Җиңү паркында җыелачак, - дип әйтте Талия Миңнуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International