20 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина “Татарстан – Тюрингия” Икътисади форумы эшендә катнашты. Чара Татарстан Республикасына Тюрингия Азат Дәүләте (ТАД) Премьер-министры Бодо Рамелов башлыгында Тюрингия делегациясенең визиты кысаларында узды.
Тюрингия икътисад министры Вольфганг Тифензее үз иленең сәүдә-икътисади потенциалын тәкъдим итте. Кунаклар үз чиратында Татарстанның сәүдә-икътисади һәм сәнәгый потенциалы белән таныштылар. Эшлекле форум барышында шулай ук хезмәттәшлек турында икеяклы документларга кул кую үтте.
Даимилек дус аралашуны ныгыта бара: Татарстан делегациясе Тюрингиядә берничә тапкыр булды. Мәсәлән, КМТТУ-КАИ Казан университеты Ильменау университеты белән хезмәттәшлек итә, ә барлык республикада Германия капиталы катнашуы белән 70 тән артык оешма эшли.
- 2015 елда Германия һәм Татарстанның товар әйләнеше 1,1 млрд. евро тәшкил итте. Тюрингия, яисә анда яшәүче кешеләр аны атаганча - “Германиянең яшел йөрәге” – илнең иң икътисади үсеш алган ил өлеше. Аның башкаласы - Эрфурт - “Опель” машина төзелеш гигантның ватан җире. Монда электротехника, микроэлектроника, тукыма һәм химия сәнәгате кебек өлкәләр үсеш алган. Татарстан белән уртак кызыксынулар аз түгел. Димәк, безнең хезмәттәшлекнең киләчәге бар, - дип Талия Миңнуллина саный.