Талия Миңнуллина Словенияне йөрәк белән сизә

2016 елның 20 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның Словения Республикасының Икътисади үсеш һәм технологияләр министры Здравко Почивалшек җитәкләгән Словения делегациясе белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина катнашты. Кунакларны сәламләгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстан һәм Словения арасында аралашу мөмкинлекләре, аеруча икътисад өлкәсендә бик зур дип ассызыклады. Ул Татарстан-Словения хезмәттәшлегенең перспектив юнәлешләре арасында машина төзелеше, автокомпонентларны җитештерү, Татарстан нефтехимия комплексы продукциясен Словениягә сату, мәгълүматлаштыру һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә аралашуны билгеләде.

- 2015 елның сентябрендә Татарстан һәм Словения арасында икътисад, фән һәм технологияләр, тирә-юньне саклау, мәдәният һәм башка өлкәләрдә хезмәттәшлек турында меморандумга кул куелды. Бүген ул тормышка ашырыла инде. Шулай июньдә Татарстанда Словения компаниясенең вәкиллеге ачылачак, ул нефтехимик объектларның инжинирингы белән шөгелләнә, нефтьне тирән эшкәртү өчен яңа җитештерү дә планлаштырыла. Башка юнәлешләр буенча да эш бара. Мәсәлән, Казанда парковкалар өчен яңа автоматларны кую, Татарстанның кайбер медицина оешмаларын яңарту мәсьәләсен карыйбыз. Перспективалар бар – алга таба эшликбез. Очрашуда миңа "I feel SLOVEnia" значогын бүләк иттеләр. Хәзер инде без Словенияне йөрәк белән сизәчәкбез, моңа туры чит ил инвестицияләрен җәлеп итү дә керә”, - дип очрашудан соң Талия Миңнуллина шаярды.

Җылы кабул итү өчен рәхмәт белдереп, Здравко Почивалшек Татарстан бүген Россиядә иң тиз үсүче регионнарның берсе булуын билгеләде һәм Татарстан бизнесын Словениягә чакырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International