Киләчәкнең иң инвестицион сөйкемле өлкәсе

2016 елның 21 апреле, пәнҗешәмбе

21 апрельдә Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина ТР Президенты Рөстәм Миңнехановның  Torrey Pines Investment (АКШ) венчур компаниясенең идарә партнеры Николай Савчук белән очрашуда катнашты.

Очрашу барышында яклар фармацевтика һәм сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәттәшлек үсеше турында сөйләштеләр. Компания вәкилләре билгеләгәнчә, бердәм эш өчен «Татхимфармпрепараты» ААҖ оешмасын сайлау очраклы түгел, чөнки җитештерү мәйданында хәзер җитештерүче дару препаратлары линейкасын киңәйтү мөмкинлеге бар. Torrey Pines Investment перспективада Татарстан мәйданында төрле инновацион дару препаратларын бердәм җитештерүен оештырырга планлаштыра.

Чарада иң яңа биотехнологик һәм агросәнәгать уйлап табуларга инвестицияләр өчен бердәм венчур фондын булдыру идеясе яңгырады. Әлеге юнәлештә грамоталы эшләр агросәнәгать комплексында җитештерүчәнлекне арттырырга һәм чыгымнарны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

- Элекке Англия премьер-министры Тони Блэр бервакыт шулай дип әйтте: XXI гасырда биотехнологияләр, XX гасыр азагында компьютер технологияләре кебек – иң динамикалы, һәм, әлбәттә, дөнья икътисадының инвестицион сөйкемле өлкә булырга тиеш. Күпчелек авторитетлы халыкара агентлыклар һәм идарәләр прогнозлары буенча биотехнологияләр секторы якын елларда яхшы үсеш потенциалын алачак. 2015 елда дөнья базарында биофармацевтика продукциясенең күләме 420 млрд. доллардан артты, ә 2020 елга базар күләме үсеше 600 млрд. долларга җитергә тиеш дип прогноз ясала. Татарстанда әлеге өлкәгә инвестицияләрне җәлеп итү һәм кешенең башка эшчәнлек өлкәләренә интеграцияләү өчен бөтен кирәкле әйберләр бар, - дип Талия Миңнуллина билгеләде.

Белешмә. Torrey Pines Investment – медицина һәм биологик технологияләргә инвестицияләрдә махсуслашкан венчур компаниясе. Хәзерге моментка аның венчур портфелендә 16 компания бар. Аларның уйлап табулары ВИЧ, үзәк нерв системасы авырулары, онкология, вирус инфекцияләр һәм башка төрле терапевтик өлкәләрдә куллануга юнәлгән. Барлык компания идарәсе астында 500 млн. доллар күләмендә активлар бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International