Австрия Татарстанга инвестицияләүдә кызыксына

2016 елның 12 мае, пәнҗешәмбе

12 майда Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина Венага (Австрия) эшлекле визит белән килде, анда ул Австрия-Татарстан эшлекле форум эшендә катнашты һәм Татарстанның икътисади һәм инвестицион потенциалын презентацияләде.

Чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләгән делегациянең Австриягә визиты кысаларында үтте. Ике көнлек эшлекле визит кысаларында шулай ук берничә эшлекле очрашу, алар арасында Австриянең Икътисад палатасы президенты һәм ил җитәкчелеге вәкилләре белән очрашулар, инфраструктур объектларны карау планлаштырылган.

Форум ачышында үзенең сәламләү сүзендә Кристоф Ляйтл Австриянең Татарстанның махсус икътисади зоналарга инвестицияләүдә кызыксыну турында белдерде. Австриянең Икътисад палатасы президенты ассызыклаганча, Татарстан Россиянең икътисади уңышлы регионы булып тора һәм Австрия аның белән хезмәттәшлек турында махсус килешү булдырырга әзер. Аның сүзләре буенча, 2017 елга прогноз яхшы һәм бердәм проектларны тормышка ашырырга әзер булырга кирәк.

- Санкцияләр булуга карамастан, без диалогны хупларга, тынычлык һәм аралашуны ныгытуга өлеш кертергә тиеш. Заманча каршылыкларга җавап бирергә кирәк, - дип әйтте Кристоф Ляйтл.

Форумнан соң Татарстан делегациясе Австрия Федераль Советы (Регионнар палатасы – Парламентның Югары палатасы) президенты Йозеф Заллер белән Австрия Парламенты йортында очрашты.

Австрия Россия һәм аның регионнары белән һәрвакыт яхшы мөнәсәбәтләрдә булды, аларга Татарстан да керә дип Йозеф Заллер билгеләде. Күптән түгел бу Австрия-Россия хөкүмәтара комиссия утырышында ассызыкланды дип искә төшерде.

Йозеф Заллер фикере буенча, мәдәният һәм туризм өлкәсендә мөнәсәбәтләр өметле булып тора. 2017 ел Россия һәм Австриянең туризм елы булачак, аның кысаларында күп вакыйгалар көтелә һәм якын вакытта Австрия делегациясе составында Татарстанга җаваплы визит белән килергә сүз бирде.

“Австрия – үсеш алган индустриаль-аграр дәүләт, ул Европаның иң үсеш алган илләр санына керә. Кешегә ТЭП Швеция, Бөеекбритания, Италия, Франция һәм хәтта Германияне узып китә. Илдә киң җитештерү базасы һәм көчле сәнәгать бар – химия һәм нефтехимия, электортехника, тукыма сәнәгате, агач эшкәртү. Татарстан һәм Австрияне күп төрле бердәм кызыксынулар берләштерә, аларга бизнес, кадрларны әзерләү һәм мәгариф керә. Инде бүген республикада эшханәләр эшли һәм Австрия проектлары тормышка ашырыла. Сәүдә-икътисади хезмәттәшлек кысаларында Татарстан һәм Австрия арасында 2015 ел нәтиҗәләре буенча тышкы сәүдә әйләнеше 49,1 млн. евро тәшкил итте. Алдагы мөнәсәбәтләрне үстерү өчен нигез һәм потенциал бар, яңа проектларны алга таба мавыктыру турында сөйләшәбез. Шундый визитлар яңа эшлекле контактларны тудыралар һәм икеяклы хезмәттәшлек үсеше өчен импульс булып торалар”, - дип Талия Миңнуллина Венага визитына аңлатма бирде.

 

 

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International