Мәсәлән, Шейх Абдулазиз Аль-ТАНИга Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы офисында республиканың сәнәгать, энергетика, авыл хуҗалыгы, туризм һәм башка икътисади секторларда потенциалын презентацияләделәр, республиканың перспектив инновацион уйлап табуларны күрсәттеләр, шулай ук киләчәк инвесторларга мөмкин булган салым җиңеллекләре һәм өстенлекләр турында сөйләделәр. “Казан Арена” универсаль-футбол стадионы һәм Казан Кремле буенча экскурсия уздырдылар.
Катар кунагының Татарстанга визиты Катар инвестицияләр идарәсе һәм Катар эшлекле даирәләре катнашуы белән Татарстанның инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белән бергә 2015 елның декабрендә ТР Президенты җитәкләгән делегациянең Катарга эшлекле визиты кысаларында түгәрәк өстәленең дәвамы булып тора дип билгелик.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз: