KazanSummit2016: Россия һәм Ислам дөньясы илләрен бәйләүче буын

2016 елның 20 мае, җомга

Татарстан башкаласында Россия регионнарының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән икътисади аралашу өчен төп мәйдан булып торган “Россия -  Ислам дөньясы: Kazansummit” Халыкара икътисади саммиты эшен дәвам итә.

“Саммит Россия һәм Ислам дөньясы илләренең очрашу һәм ачык диалог урынына әйләнде”, - шундый сүзләр белән Татарстан Республикасының Президенты Рөстәм Миңнеханов эшлекле иртәнге ашта катнашучыларын  сәламләде. “KazanSummit – безнең илдә ислам финанслау өлкәсендә конструктив эшнең мөһим инструменты”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

2009 елда башлап җибәрелгән KazanSummit2016 8 еллык тарих эчендә Казанда узучы иң масштаблы халыкара форумга әйләнде. Саммитта дөньяның 51 иленнән 1551 кеше, алар арасында 20 ислам илләренең диломатик миссияләр башлыклары, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) илләре министрлыкларының вәкилләре, Дәүләт Думасы, Федерация Советы һәм Россия регионнары депутатлары катнашты.

Саммит кысаларында “Хәләл” индустриясенең инвестицион һәм инновацион мөмкинлекләре буенча халыкара конференция узды, аның барышында катнашучылар тармакның яңа юнәлеше – “хәләл” стандартлары буенча медицина туризмы, шулай ук Казанда исламның бөтен нормалары һәм таләпләренә туры килә торган мөселман медицина клиникасы төзү перспективалары турында фикер алыштылар. Берьюлы дүрт мәйданда ислам һәм партнер банкингы турында фикер алышулар барды. Шулай ук ислам икътисады темалары белән беррәттән саммитта IT-тармагы мәсьәләләре һәм башка актуаль темаларга чыгышлар ясалды.

Саклык банкы KazanSummit мәйданында эшлекле иртәнге аш – Россия төп икътисади форумнарының традицион атрибутын уздырды. Иртәнге аштагы VIP-кунаклар арасында Көньяк Африка ислам советының башкарма директоры шейх Зафир Наджар, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ИХО) вәкилләре һәм Ингушетия башлыгы Юнус-бек Евкуров булдылар. Чараның “хуҗасы” – идарә рәисенең беренче урынбасары Максим Полетаев йөзендә Саклык банкы Татарстанны KazanSummit өчен мактап, кунакларны өч телдә - рус, татар һәм инглиз телләрендә сәламләде.

“Казанда Саклык банкының эшлекле иртәнге ашы – киләчәктә гадәткә керергә лаеклы яхшы традиция. Икенче тапкыр без Герман Оскаровичны безнең чарада катнашырга чакырырбыз”, - дип Россия Саклык банкы Идарә Рәисенең Беренче урынбасары Максим Полетаев фикере белән уртаклашты.

Саммитның иң матур вакыйгасы булган пленар утырыш барышында РТ хакимияте, Яр Чаллы администрациясе һәм Саклык банкы арасында Яр Чаллыдагы УКСИҮТ резидентлары өчен махсус кредит продуктлары булдыру турында өч яклы килешү төзелде. Талия Миңнуллина Халыкара бизнес һәм инвестиция берләшмәсе һәм Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы арасында килешүгә кул куйды. Гомумән, халыкара икътисади форум барышында 10 төрле килешүгә һәм меморандумга кул куелды.

“Без KazanSummitны киңәйтәбез. Без аны чынлап та РФ субъектларының Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләре белән ачык диалог алып барырга мөмкинлек тудырган мәйданга әйләндерергә теләсәк, безгә Россия регионнарын да кушырга кирәк, һәм сүз мөселман регионнары турында гына бармый, барысы да актив катнашырга тиеш. Мәсәлән,  экспертлар бәясе буенча партнер банкингы Россиягә 11 млрд. доллар инвестиция китерә ала, бу шактый күп акча, - дип сөйләде Талия Миңнуллина. – Быелгы форум югары нәтиҗәләр күрсәтте. Катнашучылар инде конкрет гамәлләр турында сөйлиләр. Электә саммитта сүзләр генә яңгыраса, хәзер инде сүз реаль проектлар, тәкъдимнәр һәм хезмәттәшлек турында бара”.

РФ Үзәк Банкның статс-сәркатибе Алксандр Торшин үз чиратында шулай ук билгеләде: “Инде берничә ел буе ислам банкингы белән элемтәләр үсешенең кирәклеге турында сөйләшү бара. Сүзләрдән гамәлләргә күчергә вакыт!”.

Гомумән алганда, барлык кунаклар VIII Халыкара икътисади саммитын оештыру һәм үткәрүнең югары дәрәҗәсен билгеләделәр.

“Мин Кытай һәм башка илләрдә булдым, - сүзен башка халыкара саммитларда булу тәҗрибәсен күздә тотып, Ингушетия республикасы башлыгы Юнус-Бек Евкуров башлады. – Мин, башка мәйданнар белән чагыштырганда, монда иң яхшы оештыру дәрәҗәсен күрмәсәм дә, кимендә чынлап та халыкара дәрәҗәсе күзәттем. Бу шатландыра, чөнки Казанга карап, бөтен безнең матур илебезне бәялиләр. Башка ил вәкилләре Россиядә мөселманнарга карата яхшы мөнәсәбәтне күрәләр”.

“Бу минем Казанга беренче визит һәм миңа Татарстан башкаласы бик ошады, - дип Россиядәге Судан Республикасының илчесе Надир Юсиф Эльтайеб Бабикер фикере белән уртаклашты. – Минем саммитта вазифа – Суданның сөйкемлелеге, аның инвестицияләрне кертү һәм бизнес алып бару өчен яхшы урын булуы турында сөйләү, без барлык башлап җибәрүләргә әзер. Мин саммитның шулкадәр күп кунаклар һәм катнашучыларны җәлеп итүенә бик шат, чөнки бер урында барлык кызыксынган кешеләрне җыю – ул бик авыр эш”.

“Без Татарстан мәдәнияте һәм тарихы турында күп беләбез, республиканың гөрләп үсүен күрәбез, - дип Иордания бөтендөнья ислам фәннәре һәм белем алу Университеты профессоры Абдул Разак Альсагди визитына аңлатма бирде. – Мин Татарстан җитәкчелегенең Болгар шәһәрендә ислам академиясен ачырга риза булуына бик шат. Казан Россияне ислам дөньясы белән икътисади, финанс һәм рухи яктан берләштерүче күпергә әйләнергә мөмкин. Мин дуслар һәм танышларымны һәрвакыт Татарстанга килергә дәлиллим!”.

KazanSummit2016 Казанда 19-21 майда узуын искә төшерик. Саммитның соңгы чарасы  21 майда Болгар шәһәрендә традицион “Изге болгар җыены" мөселманнар съезды булачак, аның барышында Болгар ислам академиясе төзү йөзеннән беренче таш кую тантаналы церемониясе узачак. 

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International