Талия Миңнуллина яңадан “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ Директорлар Советына сайланды

2016 елның 25 мае, чәршәмбе
Татарстан Республикасының Хөкүмәт Йортында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислеге астында Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Инсаф Галиев катнашуы белән “Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ акционерларының еллык җыелышы узды.

 

“Татнефтехиминвест-холдинг” ААҖ 1994 елның сентябрендә Татарстанның нефть, газ һәм химия комплексының зур оешмаларын берләштерүче сәнәгый-финанс компания рәвешендә барлыкка килде. 2015 ел нәтиҗәләре буенча компания 1 млрд. 165 млн. сум чиста керем алды. Акционерлар дивидентларны кертмәскә, ә бөтен керемне компания үсешенә юнәлдерергә дип карар иттеләр. Гомумән, 2015 ел нәтиҗәләре буенча Татарстанның нефть, газ һәм химия комплексында җитештерү күләме 2,5%ка үсте.

Җыелышта 25 кеше составында яңа Директорлар советы сайланды. Аны яңадан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде, шунда шулай ук Премьер-министр Ильдар Халиков, Премьер-министр урынбасары – Сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Каримов, Икътисад министры Артем Здунов, Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Минуллина һәм башкалар керде. Советка шулай ук республиканың иң зур компанияләр, мәсәлән, «Связьинвестнефтехим», «Татнефть» һәм «ТАИФ» җитәкчеләре керде.

 

Яңартылган Директорлар советы җыелыштан ук Рөстәм Миңнехановны рәис булып сайладылар һәм Рафинат Яруллинның “Татнефтехиминвест-холдинг” генераль директоры рәвешендә вәкаләтләрен дәвам иттерделәр.

“Оешманың 2014 елга бухгалтер отчетлыгы буенча әлеге периодта чиста керем 2,5 тапкырга үсте. Дивидентлардан баш тарту – холдингның традицион тәҗрибәсе, компания өчен бу икътисади яктан табыш – яисә керем булып тора, - дип Талия Миңнуллина белдерде. – Дөньяда макроикътисади хәленең начараю төсендә  “Татнефтехиминвест-холдинг” компания эшчәнлегенең сәясәтен осталык белән төзиләр, бу аның стабильлеген һәм план буенча үсешен тәэмин итә”.

Безгә социаль челтәрләрдә кушылыгыз, яңалыклар һәм эксклюзив материалларны күзәтеп барыгыз:

  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International